Новости по-русски

Илсөя Бәдретдинованы «кеше талап җыйган акчага ресторан-салоннарга йөрү»дә гаепләгәннәр

Илсөя Бәдретдинованы «кеше талап җыйган акчага ресторан-салоннарга йөрү»дә гаепләгәннәр

Илсөя Бәдретдинова хейтерларыннан килгән хатларны бик еш кына «подписчик»ларына да күрсәтә. Чираттагысында җырчыны «кеше талап җыйган акчага күңел ачып йөрү»дә гаепләгәннәр.

«Бер хатын язган әле миңа. «Син, берни эшләмичә, ничек көннәреңне үткәрәсең ул? Ресторан, кибет, матурлык салоны и все… Кеше талап җыйган акчага бит әле ул», – дигән.

Казан шундый матур һәм зур. Мин теләге булган һәркемне, берни эшләмичә, Казанда яшәргә чакырам», – дип таныштырган хатның эчтәлеге белән Илсөя, ирониясен эшкә җигеп.

Елына 200ләп концерт куючы Илсөя турында «берни эшләми» дип язган ханымның сүзләре җырчының язылучыларын да көлдергән.

«Берәр көн ияртеп йөреп карыйсызмы әллә? Эчәгесе чыксын «бушка ашап»;

«Әй, эшләре юк та инде»;

«Яптым басу капкасын, киләм Казанга. Аны иртәрәк әйтеп булмый идемени соң, ә?»;

«Киттек болай булгач Казанга. Нигә интегеп авылда ятабыз икән?»;

«И җанкисәгем. Казанда эшләмичә яшәүләре нык рәхәт. Бавырын чәйним»;

«Кеше үзенең эчке дөньясын хатка салган»;

«Нишләп эшләмичә булсын. Менә бит бишенче фотоңда урманга гөмбәгә кереп барышың. Яңгырдан соң гөмбә күптер, 1-2 агулысын җибәр хат иясенә»;

«Ул хатынны да өйрәт кеше таларга, Илсөя», – дип көлә һәм комментарийлар калдыра алар.

Читайте на 123ru.net