Новости по-русски

Хәрби операциядәге Марат яраланган: «Илсөя Бәдретдинова туганым кебек...»

Балык Бистәсе районнан мобилизацияләнеп, махсус операциядә хезмәттә булган Марат К. – «Интертат»ка иң беренчеләрдән булып хәрби операциядәге хәлләрне сөйләгән хәрби. Шул вакыттан бирле аның белән элемтәне өзмибез, язма героебыз өчен борчылып торабыз.

  • «Бу язма чыкса, әнием горурланачак. Иртәгә «тегендә» керәм, бүтән элемтәгә чыга алмаска мөмкинмен», – диде Марат 11 мартта. 23 яшьлек Балык Бистәсе егете Марат К. шулай дип ут эченә кереп китте...

Шушы көннәрдә Марат начар яңалыкларын җиткерде. Егет 3 ай элек элек, яраланып, госпитальгә эләксә дә, бу турыда ул хәзер генә бүлешергә булган. Элемтәгә чыгуының сәбәбе дә чын йөрәктән. Аның рәхмәт сүзләре җыелган.

«Хәерле көн. Илсөя апа Бәдретдинова «Болгар радиосы»нда туры эфирда минем турында сөйләгән икән. Мин ул чыгышның видеосын да күрдем. Ул шундый җылы сүзләр әйтте, алар миңа бик кирәк иде. Мин хәзер реабилитация узам. Хәзер култык таяклары белән бастым инде. Илсөя апага минем сүзләрне ирештерегез, зинһар. Миңа бу кыен вакытымда тормыш иптәшем, әнием, апам, гаиләм көч биреп торды, ә Илсөя апа туганым кебек инде хәзер, алай булыр дип гомеремдә дә уйлаганым булмады, аны бик хөрмәт итәм», – дигән сүзләр язып җибәргән героебыз бәрелешләр бара торган яклардан.

Марат госпитальгә инде икенче тапкыр эләккән икән. Беренче тапкырында ул көчле контузия алган иде, ул вакытта аңа берничә ай дәваланып, кире хезмәткә китәргә туры килде. Бу юлы аңа 3 ай урын өстендә ятарга туры килгән. «Авыр иде, кабат йөрергә өйрәндем», – ди Марат.

Марат хастаханәдә булганда, аның тормышында иң шатлыклы вакыйга да булган – ул беренче тапкыр әти булды. 27 апрельдә аның нәни кызы туган. Былтыр ул Казанда туй уздырып киткән иде.

  • «Интертат» язмалары герое, хәрби Марат Кәримов өйләнде

«Хатынымны да, кызымны да бала табу йортыннан каршы ала алмадым. Кызымны да беренче тапкыр 2 айдан соң кулларыма алдым. Минем хатыным – бик көчле кеше, Аллаһка рәхмәтлемен. Бу хәлләр безгә сынау булды. Кызымны кулга алуга күзләремә яшь тулды, кулларым калтырады», – дип уртаклашты яшь әти. Марат безгә сентябрьдә хәрби сафка кабат басарга җыенуын әйтте.

Илсөя Бәдретдинова белән Марат 2023 елның апрель аенда концертта танышып киттеләр. Ул көнне ул әнисе һәм апасы белән күреште, зур-зур чәчәк бәйләмнәрен тотып кереп, әнисен кочып алып, бөтен «Уникс» залын шатлыктан елатты алар. Бу вакыйганы Илсөя Бәдретдинова радиода болай дип сөйләде:

Махсус ярдәм итүем турында сөйләргә яратмыйм, беркайчан чыгарганым да булмады. Шулай булды шул, дип сөйләп утырасым килми, мин моны мине мактасыннар өчен эшләмим. Куңел кушкан буенча эшлим, мин үзем дә әни кеше. Минем улым да яшь. Бүгенге көндә югары уку йортында укый. Бүген-иртәгә укуы бетә, анна соң нишләр микән, дип борчылам. Үземне баларын озаткан әниләр урынына куям да, ярдәм итәсем килә.

Шушы әңгәмәдә Илсөя ханым хәрби операциядәге Марат белән элемтәдә торуын әйтте.

Аралашып торабыз. Безнең бик якыннан аралашкан гаиләбез бар – Балык Бистәсе районыннан. Марат исемле егет.

Маратка карап мин әйтә алам: дөнья йөзендә чынлап та батыр татар егетләре бар. Чын ир-егетләр.

Әле менә күптән түгел бик каты яраланып, аяклары чәрдәкләнеп бетеп, госпитальләрдә ятты. «Марат, әз генә түгәрәкләнергә вакыттыр, әйдә, минәйтәм, түгәрәкләнергә кирәк», – дим. Аның ир-ат сүзе: «Ә минекеләр? Анда минекеләр калды. Сез андагы егетләрнең күзен күрсәгез. Анда чын дуслык. Алар – чын ир-атлар, мин аларны калдырып китә алмыйм. Мин терелү белән кире кайтачакмын», – диде.

Искәртеп үтик, 2023 елның 12 мартында «Интертат»та Марат турында язма чыккан соң, Илсөя Бәдретдинова Маратны һәм аның әнисе Индира ханымны, апасы Айгөлне сәхнәдә очраштырды.

Бу вакыйга турында Маратның әнисе Индира ханым:

Ат хәтле малаең бер дә көтмәгәндә сәхнә артыннан килеп чыксын әле! Бик шаккаткыч сюрприз булды бу хәл миңа. Улыма ябышып, тотынып калдым, аякларның хәле китте. «Улым, синме бу, синме?» – «Мин, әни, мин», – диеп пышылдашабыз. Хәзер менә видеосын карыйм да шаккатып утырам, – дип уртаклашкан иде.

Маратның әнисен Илсөя Бәдретдинова Балык Бистәсе районында узган концертында да зурлаган. «Без балаларыбызга сине үрнәк итеп күрсәтәбез», – дигән ул, Маратка мөрәҗәгать итеп.

Бу темага:

  • Илсөя Бәдретдинова хәрби операциядән «Интертат» белән элемтәгә кергән егетне эзли
  • Илсөя Бәдретдинова концертында әнисен сөендергән хәрбигә дәүләт бүләкләре биргәннәр

Читайте на 123ru.net