Новости по-русски

Анталиядә ял иткән ханымны йөрәге тоткан, Россиягә кайтару өчен 2 миллион сум сорыйлар

Анталиядә ял иткән ханымны йөрәге тоткан, Россиягә кайтару өчен 2 миллион сум сорыйлар

Төмәннән 62 яшьлек Наталья Герасимова 22 июньдә оныклары белән Төркиягә – Анталиягә ялга китә. Бишенче көн ял иткәндә аны йөрәге тота һәм ул аңын югалта. Аны хастаханәгә салалар, SHOT язуынча, туганнарына иминият акчасы дәвалау өчен җитмәячәк, дип әйтәләр.

Туганнары Мәскәүдә хастаханә таба һәм турист ханымны Россиягә алып кайтмакчы булалар. Әмма Натальяның хәле авырая, аның йөрәгенә операция ясыйлар. Төрек медиаклары аларның гаиләсеннән 20 мең доллар (1,7 миллион сум тирәсе) таләп итә. Иминият компаниясе бу сумманың 5 процентын гына түләячәген әйтә – йөрәк авыруы иминият очрагына керми, дип аңлаталар.

Хәзер бер айдан артык Наталья Сиде хастаханәсендә ята икән. Табиблар, акча түләнмәгәнлектән, аны тулысынча дәвалау мөмкинлеге юк диләр – тормышын гына саклап торалар. Хастаханәдә яткан көннәр өчен тиешле сумма арта гына бара. Һәр көн өчен якынча 100 мең сум өстәләр икән. Балалары, оныклары ярдәм сорый – әмма аларга ярдәм итәргә теләүче юк.

Читайте на 123ru.net