Новости по-русски

Биектау умартачысының бал кортлары мәхәббәт аңлатырга ярдәм итә

Биектау умартачысының бал кортлары мәхәббәт аңлатырга ярдәм итә

Биектау районы Сая авылында яшәүче умартачы Алмаз Шакиров бал кортларына «йөрәкле» рамнарга бал җыйдырта башлаган. Димәк, бал кортлары гашыйкларга мәхәббәт тә аңлатырга ярдәм итә ала.

«Әтием белән әнием колхоз умартачылыгында эшләде. Миңа 12 яшь булганда, әти үлеп китте, шуннан соң умарталарны әни белән карадык. Хәзер миңа 36 яшь, бу эш белән яратып шөгыльләнәм.

Бу өлкәдә нәрсәдер яңартасы, клиентларның күңелен күрәсе килә, чит төбәкләрдән үрнәк алабыз. Мордовиядә яшәүче Николай Акимов дигән кеше белән элемтәгә чыктым, ул 25 елдан артык умартачылык белән шөгыльләнә һәм умартачыларның эшен җиңеләйтү өстендә эшли. Ул бал ипие (перга) ваклагычы ясый иде. Татарстанга шуны алып кайта башладым, шуның белән бал ипиенең кулланылышы киң таралды. Хәзер аны күпләп сорыйлар, файдасын күрәләр, балаларга антибиотик ашатканчы дип, аны кулланалар.

Ул шулай ук йөрәк формалы рамнар ясый иде. 2020-2021 елларда аны да Татарстанга алып кайттым. Андый рамнарны булдыру – шактый мәшәкатьле һәм сабырлык сорый торган эш. «Йөрәкле» рамнарда бал кортлары озак эшли. Ул 2 елга сузыла, бер елны формасын ясасалар, икенче елны бал тутыралар.

Без – умартачылар – Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында белемебезне күтәрәбез. Үзебездә дә кул осталары бар бит. Арчадан умартачы Фидәрис Мортазин белән укыдык, ул «йөрәкле» рамнарны ясау өчен станок сатып алды. Киләсе елда алар сатуда күпләп күренә башлар, дип уйлыйм.

«Йөрәкле» кәрәзне 14 февраль – Гашыйклар көненә бик сорыйлар. Шулай ук никах мәҗлесләренә, 8 Март бәйрәмнәренә чәй һәм бал җыелмасы ясаучылар йөрәк формасындагы кәрәзле балны теләп сатып ала», – дип сөйләде әтисенең эшен дәвам итүче умартачы.

Фото: © Алмаз Шакировның шәхси архивыннан

Читайте на 123ru.net