Новости по-русски

«Сәлам, корона!» – Популяр җырчы ковид йоктырган

«Сәлам, корона!» – Популяр җырчы ковид йоктырган

Башкортстанның атказанган җырчысы, хәзерге көндә Испаниядә яшәүче Фирүзә Париж коронавирус йоктырган.

«2024 елның ялы! Сәлам, корона! Туңам. Ә урамда +29 градус. Лимонлы чәй генә булыша», – дип, уңай тест нәтиҗәсен күрсәткән иде ул сторисларында.

Бүген җырчының хәле шактый яхшырган.

«Барыгызга да сәламәтлек телим. Матур теләкләрегез өчен зур рәхмәт, бүген үземне күпкә яхшырак хис итәм. Үзегезне саклагыз. Кризис артта калды, һәм яшисе килә башлады», – дип хәбәргә чыкты ул.

Фирүзә Парижның тизрәк савыгуын телибез!

Бу дөньяда ковид дигән зәхмәт барлыгын онытмаган идегезме әле?

Читайте на 123ru.net