Новости по-русски

«Ул мине бөтен яклап аңлый» – Ринат Рахматуллин Эльвира Хамматовага шәп тәкъдим ясаган

«Ул мине бөтен яклап аңлый» – Ринат Рахматуллин Эльвира Хамматовага шәп тәкъдим ясаган

Җырчы Эльвира Хамматова Ринат Рахматуллинның концерт директоры булып эшли башлаган. Бу хакта безгә Ринат Рахматуллин үзе хәбәр итте.

Эльвира, сәхнәдән китеп, башка юнәлештә үсәргә җыенамы, ул Ринат Рахматуллинга «клиплар төшерәбез, концертларга сценарийлар язабыз» дип, үзе чыккан булган. Күпмедер вакыттан соң Ринат Рахматуллин сәхнәдәшенә кызыклы тәкьдим ясаган.

«Эльвира, концерт директорым буласың килмиме?» – дип тәкъдим ясадым. Ул 2 атна буе уйлады да ризалык бирде.

Без моңа кадәр барлык эшләребезне дә тормыш иптәшем белән алып бара идек. Эльвира белән эшли башлаганнан бирле без бушадык. Ул барлык вазифаларны да үз өстенә алды. «Җырлагыз, җырлар языгыз, Ринат абый», – диде. Банкетларны да, концерт даталарын да – барысын да ул кайгырта. Эшли башлаганның беренче көннәрендә үк «Истәлек» җырыма клип төшердек. Ул шушы арада чыгачак. Параллель рәвештә концертыма һәм «Төрмәдән хат» җыры клибына сценарий язып бетерде. Концертлар графигыбыз әзер. Быел 2 көн «УНИКС»та, шулай ук Уфада концертлар куячакбыз. Эльвира социаль челтәрләремне дә алып бара башлады. Мин аның үз эшен белеп, яратып, җиренә җиткереп эшләвеннән бик кәнәгать һәм аның белән хезмәттәшлек итүемә чиксез шат. Үзе иҗатта кайнаган, иҗат белән шөгыльләнгән кеше буларак, ул мине бөтен яклап та аңлый», – диде «Интертат»ка Ринат Рахматуллин.

Читайте на 123ru.net