Новости по-русски

Казанда бер кыз 9 каттан егылып төшкән (Аны кыйнаган булганнар)

Казанда бер кыз 9 каттан егылып төшкән (Аны кыйнаган булганнар)

Казанның үзәгендә – Вахитов районы Девятаев урамындагы йортның 9 катыннан бер кыз егылып төшеп һәлак булган. Шаһитлар әйтүенчә, алар кызның кычкырганын ишеткән, аннары ул асфальтка төшеп һәлак булган, дип яза «Татарстан-24».

Кыз Казанныкы булмаган, ул Калуга өлкәсеннән килгән, дип язалар. Ул көндез Залесный бистәсендәге кибеткә керә, аның битендә – яңакларында, күз төпләрендә бик нык кара янган эзләр була. Кыз үзен иптәш кызы кыйнаганын әйтә, ярдәм сорый. «Ашыгыч ярдәм» һәм полиция чакыртканнар. Кыз ни өчендер кышкы ботинкаларда булган. Социаль челтәрләрдә кызның сезон буенча киенмәгәненә игътибар итәләр, иптәш кызы гына кыйнаганмы икән, дип шикләнәләр – чөнки кара янган эзләрнең күп булуы күзгә ташлана, алар күптәнге сыман.

Кызны үтергәннәрме, әллә инде ул үзенә кул салганмы – хәзер полиция шуны ачыклый.

Читайте на 123ru.net