Новости по-русски

Аерылышачагын әйткәч, Алсуны ире Ян Абрамов өенә кертми башлаган

Аерылышачагын әйткәч, Алсуны ире Ян Абрамов өенә кертми башлаган

Ире Ян Абрамов белән аерылыша башлагач, Алсу 3 атна буе өенә керә алмаган. Ире аны йортка кертмәскә кушкан, дип хәбәр итә «База».

Ян Ябрамов гаилә яшәгән «Триумф» торак комплексы хезмәткәрләренә Алсуны кертмәскә дигән фәрман биргән. Тыю балаларга кагылмаган. Өенә керә алсын өчен Алсу судка биргән һәм суд карары чыккач кына керә алган.

Суд Алсуга фатирга керергә рөхсәт биргән, әмма торак комплекс парковкасына машинасын куярга рөхсәт юк икән.

«База» ачыклаганча, торак комплекста капкаларны ачу автомат рәвештә эшләгән: камера номерны «укый» һәм ача. Алсуның автомобиле номеры базадан алып ташланган.

Алсу ире Ян Абрамов белән аерылашачагын май азагында әйтте. Алсу аерылышу сәбәбен әйтмәде. Танылган психолог Вероника Степанова әйтүенчә, Ян Абрамов Анастасия Решетова исемле кыз белән йөри, ә ул кыз – эскортница. Моны Ян Абрамовның адвокаты кире кага, аның әйтүенчә, ир хатынга беркайчан да хыянәт итмәгән, аның Янны Анастасия белән күргәне юк. Адвокат әйтүенчә, хәтта матур кызлар күргәндә дә Ян беркайчан да «матур кыз» дип тә әйтми икән. Ул киресенчә, «Алсу яңадан кияүгә чыкканчы килештереп калырга кирәк...» дигән ишарә ясаган.

Аерылышканнан соң Алсу шушы Триумф-палас дип аталган торак комплекстагы 300 миллион сумлык фатирны үзенә алмакчы була. Ян Абрамовның адвокаты Александр Добровинский әйтүенчә, ир милек бүләргә теләми, ул гаиләне саклап калу яклы икәнен әйткән. Июль аенда булырга тиешле утырыш булмый калды – Алсу, балаларын алып, Париждагы Олимпия уеннарын карарга киткән. Чираттагы утырыш 22 августта була.

Гаиләнең Ленинград шоссесындагы фатиры, Рублевкада 3000 квадрат метрлы йорты, Кырымда коттеджы (шәхси пляж, причал, ат абзары, теннис корты, вертолет мәйданчыгы һәм мәчете бар!), Лондонда фатирлары бар. Июнь аенда Ян Абрамов Алсуга 2,5 миллиард сум бирә дигән сүз чыккан иде, әмма Алсу моны дөрес түгел диде.

Алсу Янга 18 ел элек кияүгә чыккан иде. Аларның 3 баласы бар, 18 яшьлек Сафина, 17 яшьлек Микаэл, иң кечкенәсе Рафаэльгә 8 яшь.

Алсу белән Янның фатирлары шушы йортта

Читайте на 123ru.net