Новости по-русски

Малида «Вагнер» колоннасына һөҗүм булган, зур югалтулар турында хәбәр ителә

Малида «Вагнер» колоннасына һөҗүм булган, зур югалтулар турында хәбәр ителә

Африкадагы Мали иле 2014 елдан бирле гражданнар сугышы халәтендә. Илнең төньягында яшәүче туареглар мөстәкыйльлек игълан итте, «Асавад» дип аталган дәүләтләрен төзүен белдерде. Мали хөкүмәте гаскәрләре биредә хәрби хәрәкәтләр алып бара. Картада – яшел белән билгеләнгән урын туареглар кулында.

«Вагнер» хосусый хәрби ширкәте хөкүмәт гаскәрләренә ярдәм итә. «Вагнер» шулай ук Малидагы казылма байлык тапкан урыннарны саклауда ярдәм итә. Тышкы эшләр министры Сергей Лавров 2021 елда Мали хөкүмәтенең террорчыларга каршы көрәштә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итүен әйтте.

Туареглар «Вагнер» колоннасын саклап торып, һөҗүм итүләре турында хәбәр итте. Мали генераль штабы баш күтәргән туареглар дистәләгән хөкүмәт гаскәрен һәм алар ягындагы «Вагнер» сугышчыларын һәлак итүләре, бронетехниканы юк итүләре турында хәбәр итте. Бу хакта РБК хәбәр итә.

Россия военкорлары, мәсәлән, «Русич» сиксәннән артык «Вагнер» сугышчысы һәлак булганын, Ми-24 вертолетын югалтуларын яза.

Сугыш Алжир белән чиктәге Тинзауатен шәһәре янында пәнҗешәмбе-җомга көнне булган. Туареглар ягы «дошманның зур югалтулары» турында хәбәр итә, колоннадагы кайбер сугышчыларны әсирлеккә алуы турында әйтә. Телеграм каналларда таралган видеоларда дистәләгән Мали сугышчылары һәм Европалы солдатлар мәетләре күренә. Мали армиясе ике дистәдән артык сугышчының һәлак булуын хәбәр итә.

Колоннада «Вагнер»ның GREY ZONE телеграм-каналын алып барган военкор, 31 яшьлек Никита Федянин да һәлак булган.

Малидагы «Вагнер» гаскәрләре

Туарег гаскәрләренең һөҗүме. Видеодан скриншот

Читайте на 123ru.net