Новости по-русски

Сикерә-сикерә су кергән Җәвит Шакировны шаярталар: «70 яшь бирмәссең сиңа»

Сикерә-сикерә су кергән Җәвит Шакировны шаярталар: «70 яшь бирмәссең сиңа»

Җәвит Шакиров тормыш иптәше Зөлфия Шакирова һәм оныклары белән Төркиягә ялга киткән. Артист барлык язылучыларына җылы яклардан күптин-күп, чуктин-чук сәламнәр юллый да, сикерә-сикерә, дулкынланып торган диңгезгә кереп чума.

Юмор остасының шулай дәртләнеп ял итүе башкаларның да кәефен күтәргән. «70 яшь бирмәссең сиңа, молодец», – дип язып шаярткан аны бер язылучысы. «Нинди 70 булсын әле аңа», – дип, бу сүзләрне чынга алып, каршы төшкән аңа икенчесе. (Җәвит Шакиров 1962 елгы.)

«Яхшы яллар. Йөгереп кереп киткәнегез сезнең шаян характерыгызны һәм һәр мизгелнең кадерен белгәнегезне күрсәтә», «Күреп Җәвитнең чабып килгәнен яшь тайдай, диңгез дә дулкынлана башлады бугай», – дип тә язганнар.

«Кермәгез андый дулкынга. Исән-сау ял итеп кайтыгыз», «Дулкын ул – бик хәйләкәр нәрсә. Исән-имин булыгыз», «Җәвит, син безгә кирәк бит әле, бата күрмә» – дип борчылучыларга Җәвит Шакиров: «Дулкыннар куркыныч түгел, әйбәт кенә», – дип яза.

Читайте на 123ru.net