Новости по-русски

Илсөя Бәдретдинова туйда: суыткыч бүләк иткән, 30 мең сумга шампан шәрабе сатып алган

Илсөя Бәдретдинова туйда: суыткыч бүләк иткән, 30 мең сумга шампан шәрабе  сатып алган

Илсөя Бәдретдинованың зур төркеме Кукмара якларында туйда булып кайтты. «ИБ банда»сындагы биюче егет Илфат Газиевның туе концерт кебек булган. Видеоларда күренгәнчә, туй гөрләп узган, анда төркемдәге һәр үзенчәлекле талант иясе үз осталыгын күрсәтеп кайткан.

Илсөя Бәдретдинова туйда 30 мең сумга шампан шәрабе дә сатып алган. Аны бәби туенда ачарга сүз куешканнар. Җырчы кияү белән кәләш өстәлендәге үтәкүренмәле тартмага «кызыл бишлек»ләрне салды.

«Булачак премия бу», – дип шаяртта концерт директоры Гүзәл Карамиева.

«Хөрмәтле дуслар! Шушы шешә аркасында август аенда «ИБ банда» просто зарплата ала алмаячак. 30 мең!», – дип көлә тамада.

Төркемне үзенең нык куллары белән җыеп торучы җырчы яшь гаиләгә матур теләкләрен дә җиткерде. «Озак еллардан соң «рәхмәт сиңа, әтисе, бу баларыбыз өчен», «рәхмәт, әнисе, мине җир йөзендәге бәхетле ир итә алганың өчен» дип әйтергә язсын. Бүгенгедәй яратышып яшәгез. Кунаклар да «бәхетле булсыннар» дип теләп утыралардыр. Мин традиция буенча суыткыч бүләк итәм, Зәлия (кәләш) бәяләр дип уйлыйм, чөнки ул һәрбер йортта иң кирәкле әйберләрнең берсе. Вакытыгыз булганда, барып алырсыз. Бәхет сезгә, балалар!», – диде ул.

Читайте на 123ru.net