Новости по-русски

Керәшен җырын җырлар өчен, Рамил Шәрәповка Вадим Захаровтан рөхсәт сорарга кушканнар

Керәшен җырын җырлар өчен, Рамил Шәрәповка Вадим Захаровтан рөхсәт сорарга кушканнар

Юмор остасы, җырчы Рамил Шәрәпов яңа сезон концертларына җырлар туплый. Ул репертуарына керәшен халык җыры «Бас әле станокка»ны да кертмәкче. «Шушы җыр бик ятты әле күңелемә. Концертларымда җырласам ни диярсез? Керәшен кардәшләребез пичәт сугамы? Каты бәрелмәгез, иң мөһиме – чын күңелдән», – дип җырның бер куплетын җырлап та куйган ул.

Язылучыларының күпчелеге җырны Вадим Захаров башкаруында гына хәтерли. Соңгы вакытта җырчылар арасында җыр бүлешү проблемасы кискен торганга күрә, Вадим белән Рамил арасында да низаг чыга күрмәсен, дип борчылалар. Рамилгә Вадимнан рөхсәт сорарга кушучылар да, бу җыр синең өчен «хәләл түгел» дип шаян формада ишарә ясаучылар да булган.

«Хәләл түгел бит бу җыр»;

«Рамил, бетереп ташлыйлар хәзер үзеңне, Вадим җыры дип»;

«Бик матур җырлыйсыз. Әлбәттә, җырлагыз, Вадим ризалык бирсә»;

«Вадимныкы бит бу, үпкәләмәгез. Аңа җитми инде»;

«Сугышмасагыз»;

«Керәшеннәрдә бик күп җырланган җыр инде бу. Кем иренмәде, шул җырлады. Аларны тагын да матуррак җырлары бар, шуларны сайлап, танытсагыз, яхшырак булыр»;

«Вадимныкы әйбәтрәк чыга. Үпкәләмәгез, драйв җитми»;

«Главный керәшен Вадим Захаровтан сорап кара инде, ул рөхсәт итсә, көйләргә була», – дип яза алар.

«Вадимны хөрмәт итәбез. Аңа кадәр дә җырладылар инде аны. Җырның ертыгы юк, барыгызга да җитәр»;

«Однозначно «манчыйбыз»;

«Үтергән, бик матур җырлыйсың, Рамил»;

«Беркемнән сорама, җырла. Хәләл түгел дип язганнарның «шариклары» киткәнме соң?» – дигән фикерләр дә бар.

Читайте на 123ru.net