Новости по-русски

Казан-Адлер поезды пассажиры: «Поезд як-якка селкенә һәм ава башлады»

Казан-Адлер поезды пассажиры: «Поезд як-якка селкенә һәм ава башлады»

Бүген Казан-Адлер поезды һәлакәткә очравы турында хәбәр иткән идек. Котельниково хуторы янында тимер юл кичүендә «КамАЗ» йөртүче поезд юлына чыга. Поездга бәрелү һәм тиз туктау сәбәпле, вагоннар ава.

«База» Телеграм-каналы поездда барган бер пассажир кыз сөйләгәннәрне язып чыкты.

«Без тыныч кына бардык. Котельниковога килеп җитә идек. Кинәт поезд як-якка селкенә һәм ава башлады. Барысы да көтелмәгәндә булды. Нәрсә булганны аңламадык. Паникада идек. Безне эвакуацияли башладылар. Вагондагы ир-атлар кешеләргә ярдәм итте.

Без барганда юлга «КамАЗ» чыккан. Без аңа бәрелгәнбез, шуңа поезд ауган. Корбаннар бар бугай, без белмибез. Без хәзер Котельниковода кинотеатрда утырабыз», – дип сөйләгән ул.

Пассажир кыз сүзләренчә, вагондагы ир-атлар хатын-кызлар һәм балаларга чыгарга ярдәм иткән. Пыялага киселмәс өчен, пассажирлар ватык тәрәзәләргә матраслар куеп чыкканнар.

Авариядә 140 кеше зыян күргән. Аларның 30ын хастаханәгә алып киткәннәр. Ике кеше һәлак булган, дигән мәгълүмат чыккан иде – бәхеткә, бу дөрес түгел булып чыкты.

Эвакуацияләнгән пассажирларның бер өлешен Котельниководагы кинотеатрга урнаштырганнар, дип яза телеграм-канал.

  • Казан-Адлер поезды рельслардан чыгып ауган

Читайте на 123ru.net