Новости по-русски

Теләчедә беренче «Блогерлар Сабантуе»: мәйданда туй, бүләккә – бозау (Туйдан соң үпкәсе)

Теләчедә беренче «Блогерлар Сабантуе»: мәйданда туй, бүләккә – бозау (Туйдан соң үпкәсе)

27 июль көнне Теләче районы Баландыш авылында «Блогерлар Сабантуе + Түгәрәк уен» дип исемләнгән бәйрәм узды. Баландышча Сабантуй, яки барлык татар блогерлары бер урынга җыелгач нәрсәләр булганы – «Интертат» репортажында.

Теләче районы Баландыш авылы – зурлыгы буенча уртача гына, бик матур табигатьле авыл. Урап агучы елга-инешләргә, шифалы сулы чишмәләргә бай, ерак түгел М7 трассасы үтә, Казаннан кайтучыларга юл уңайлы. Халкы да бик кунакчыл, гади – һәр йортта кунакларны елмаю, җыр-бию, тәм-томнардан сыгылып торган өстәлләр белән каршы алдылар. Әлеге үзенчәлекле форматта «Блогерлар Сабантуе» быел Татарстанда беренче тапкыр үтте. Моңа кадәр Баландыш авылында 2 ел рәтттән «Түгәрәк уен» бәйрәме үткәрелгән.

Фото: © Александр Ефремов

Бәйрәм Баландыш авылы мәдәният йортында башланып китте, монда килгән кунакларны чәкчәк, җыр-бию, гармуннар белән каршы алдылар. Теркәлү узганнан соң, барлык блогерлар, бәйрәмчә бизәлгән арбаларга утырып, гармун моңнарына кушылып, авыл буйлап бирнә җыярга юл алды. Авыл халкы шундый матур әзерләнгән, кунакларда сокланудан башка сүз юк иде. Һәрбер йортта бүләкләр белән каршы алдылар, өстәлләрдә – мичтә пешкән коймак, яңа аерткан бал!

Фото: ©Александр Ефремов

Бүләкләр җыела килде, авылны урап, әкрен генә Сабантуй мәйданына юнәлдек, монда кунакларны Теләче районы фольклор ансамбльләре көтә иде. Тагын җыр-бию, мул өстәлләр, хәтта бәлеш тә пешереп алып килгәннәр. Менә нинди кунакчыл Теләче халкы!

Фото: ©Александр Ефремов

«Бердәм булыйк, бергә булыйк!»

Бәйрәмне рәсми ачып, килгән кунакларны, иң беренче булып, Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов сәламләде:

Әлеге бәйрәмне 3 ел элек шушы мәйданда «Түгәрәк уен» дип башлап җибәргән идек. Быел шундый зуррак форматта үткәрәбез. «Түгәрәк уен»ның аның шушы мәйданга гына карый торган мизгелләре дә бар, ул да булса, безнең борынгыдан калган уеннарыбызны, борынгыдан килгән гореф-гадәтләребезне яңадан халык арасына кертү, яшьләргә җиткерү. Барыгызны да бәйрәм белән! Бердәм булыйк, бергә булыйк!

Фото: © Александр Ефремов

«Ялкын» журналының баш мөхәррире Илназ Фазуллин, тамашачыларны сәламләп, җитәкчелеккә чараны үткәрергә ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде, әлеге Сабантуйның башка бәйрәмнәргә охшамаганлыгын әйтте:

Без узган ел, кунак буларак, Баландыш авылына «Шәп блогер» дигән проектның катнашучылары белән кайткан идек, анда безнең этник блогерлар иде. Кайткач – шаккаттык! Чынлап та, «Түгәрәк уен»ның исеме җисеменә туры килә, монда – башка Сабантуйларда, җыеннарда күренмәгән уеннар. Бу, чынлап та, татар халкының, авылның эчтәлеген, аның рухын күрсәтә торган бәйрәм булды. Быел оештыручылар белән әлеге зур бәйрәмне оештырырга насыйп булды – «Блогер Сабан туе» + «Түгәрәк уен»! Каршы алыгыз, алар монда, Татастанның танылган блогерлары.

Мәйданга бер өем булып блогерлар чыкты: Айдар Дикий, Рәфис Атаказ, Фәгыйлә Шакирова, Талип Миннегалиев, Ильяс Галиев, Рузилә Фасахова, Алмаз Миңнур Шәмсетдинов, Олеся Лесная, Марат Клубника, Резеда Миңнегулова. Иң беренче булып тамашачыларны Рәфис Атаказ сәламләде:

Хәерле көн, хөрмәтле татарлар. Барыгызны да бәйрәм белән, милләт! Без блогерлар исеменнән барыгызны да шушы бәйрәм белән котлыйбыз, барыгызга да исәнлек-саулык, өстәлләрегезгә коймак, аяк төбегезгә йомшак башмак, кайнар мунча, кайнар кочак төнлә, балалардан тәүфыйк, йортларыгыз якты булсын!

Шуннан микрофонны «Дневник татарина» блогын алып баручы Рәмис Гыйльметдиновка тапшырдылар. Ул – чараны алып баручы Айгөл Нәбиуллинаның яраткан блогеры икән:

Рәмисне мин дә яратам, берәр мәзәк тә сөйләрсең әле, – дияргә өлгермәде Айгөл, Рәмис аны бүлдереп:

Хәзер юк, соңрак, – дип кырт кисте. Ул тамашачылар каршында күп сөйләргә яратмый икән.

Һәрберегезгә дә хәерле көннәр! Мин күп сөйләмим, видеода гына күп сөйлим, ә болай – юк, оялам. Видеоны да 100 дубль төшерәм, продюсер юк, – дип шаяртты ул.

«Милли» уеннар»

Сабантуйда төп басым уеннарга ясалган. Чакырылган кунаклардан Айдар Рәкыйпов белән яшь җырчы Гүзәл Гарафиева чыгыш ясады. Айдар Рәкыйповны барлык Теләче һәм Саба районнарының мөлаем апалары үз итте бугай. Айдар үзенә вакытлыча яңа биючеләр дә табарга өлгерде: «Үзем белән Казанга алып китәм», – дип елмайды ул, биеп бетергәч, Саба районы «Яңа Арыш» авылы «Мирас» ансамбле апаларына. Шулай инде, яхшы биючеләр табу авыр хәзер.

Теләченең җирле музыкаль ансамбльләре, һәвәскәр җырчылар сәхнә тотты, бу аеруча да җылы кабул ителде. Чараны Айгөл Нәбиуллина белән Татарстанда иң яшь авыл мәдәният йорты мөдире Илсаф Тимербаев алып барды.

Фото: © Александр Ефремов

Илсаф инде 3нче ел әлеге бәйрәмне оештыруда катнаша, алып та бара. Әлеге Сабантуйның башлангычы турында ул җентекләп сөйләде:

Баландыш «Түгәрәк уен» дигән бәйрәм моннан 3 ел элек «Теләче газетасы» белән үткәрелә башлаган иде, беренче тапкыр үткәргәндә, безнең төп максат – «Теләче газетасы»на язылучылар арасында лотерея уеннары үткәрү иде. Аны бераз күңеллерәк форматта үткәрү өчен, без уеннар оештырдык, гомумән масштаб мондый зур түгел иде. Соңрак без бу чараны традициягә кертергә дигән уйга килдек. Узган елны ул «Шәп блогер»лар командасы белән яңарак форматта үтте. Бу елны «Блогерлар Сабан туе» исеме астында үткәрергә булдык, яңа формат, бу – беренче тапкыр. Форматы Сабан туе кебек булса да, максаты икенчерәк, безнең төп максат – халык йолаларын, милли уеннарны, гореф-гадәтләрне искә алу, яңарту, яңадан кайтару. Шуңа күрә бездә бераз гына үзенчәлекле уеннар да бар, гадәти уеннар – ат чабышлары, аркан тартышулар да. Үзебезгә генә хас себерке бәйләү, печән чабуларны оештырабыз. Быел беренче тапкыр көлтә бәйләү бәйгесен оештырдык. Шулай ук бәйрәмгә килүчеләр арасында милли кием бәйгесе һәр елны үтә, алар безнең нәкъ шушы миллилеккә, гореф-гадәтләрне халыкка күрсәтүгә юнәлтелгән.

Фото: © Александр Ефрмеров

Себерке бәйләү бәйгесе

Гадәти, без күнеккән уеннардан ат чабышы гына бар иде. Көрәш юк, шулай да, ниндиен генә уйнатмадылар оештыручылар уеннарның: печән чабу, ат тугару, себерке, көлтә бәйләү, әтәч тоту, утын кисү, ашлыктан акча эзләү, ашлык төягән капчыклар күтәреп йөгерү… Блогерлар гына бераз пассиврак булды кебек, берничәсе генә бәйгеләрдә күренде, калганнары фотога, видеога төшү белән мəшгуль булгандыр, мөгаен.

«Хат ташучыларга хөрмәт»

Сабантуй мәйданында блогерларга гына түгел, почта почта хезмәткәрләренә дә урын табылды. Бәйрәмдә Теләче районы хат ташучыларына тантаналы рәвештә Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Теләче районы почта хезмәтендә хатын-кызлар гына түгел, ир-атлар да эшли икән, ул – Җөри авылыннан Илнар Иргалиев. Аның почтада хезмәт куюына көз көне 2 ел була.

Баштан туган авылым Җөридә озак еллар әни почта таратты, ул пенсиягә киткәч, бераз уйладым да, үзем керергә булдым, эшне дәвам итәргә кирәк бит, туктап калмасын иде инде, эшебез бик җаваплы, барысын да вакытында эшләргә кирәк, – дип җавап кайтарды ул миңа, елмаеп.

Фото: © Зөлфия Шәвәлиева

Хезмәтегез өчен олы рәхмәт белдерәбез! Сездә почтаны таратырга кеше булу шатлык хисләре генә уята, бүген күп районнарда хат ташучылар азая бара. Сездә икенче елгы бәйрәмдә дә әлеге хезмәткәрләребезне бүләкләү бәхетенә ия булырбыз дип ышанам! Армый эшләгез! – дип котлады бүләкләнүчеләрне «ТАТМЕДИА» АҖ башкарма директоры Нияз Гәрәев.

Районнан барлыгы 6 кеше бүләкләнде, аларны исемнәре белән чакыру гына бераз күңелне кырды. Мактау тантанасында бүләкләнүчеләрне «әллә кем апа» дип чакырмыйлар бугай инде, фамилияләрен атасалар, матуррак булыр иде.

«Сабантуй мәйданында туй»

Сабантуйның иң кызыклы һәм сөенечле мизгеле – блогер Илнар Идрисов һәм аның хатыны Эльвинаның күчмә язылу тантанасы. Яшьләр Сабантуй мәйданына бизәлгән ат арбасына утырып керде, халык аларның шатлыгын уртаклашып кул чапты. Шуннан соң Теләче районы ЗАГС хезмәткәрләре алар өчен күчмә язылу тантанасын үткәрде (Идрисовлар шул ук көнне иртән Казанда язылышып кайткан иде).

Фото: © Александр Ефремов

Яшьләр 27 июль көнен болай гына сайламаган икән:

Безнең никах булды 27се көнне, мин ипотеканы түлим 27се һәм без туйны да 27 июльгә билгеләгән идек. Илназ абый әлеге Сабантуйны да шул ук көнгә билгеләгән, мин аның турында белмәгән идем. Дөресен әйткәндә, уйламаган бәйрәм булды бу, ләкин безгә бик каты ошады. Мондагы халык! Үткән елны моның хәтле кеше юк иде, без шок хәлендә калдык, баштан мондый күп халык алдына чыгарга да куркыныч булды, – дип уртаклашты Илнар.

«Төп бүләк – бозау»

Күп халык бәйрәмгә блогерларны күрергә, фотога төшәргә килгән булса да, лотерядә бүләкләр отарга өметләнгәннәр дә күп булгандыр. Лотереяне «Теләче» район газетасына 2024 елның икенче яртыеллыгына язылучылар арасында уйнаттылар. Бүләкләре дә нинди бит аның: бал, печән, төрле сертификатлар, ә төп бүләк – бозау! Аны Теләчедән Ярмөхәммәтовлар гаиләсе отты.

Бозау алмаган идек быел, бүтән асрамыйбыз дип, менә, насыйп булса,шулай була бит. «Теләче хәбәрләре» газетасын гаилә корып яши башлаганнан бирле алабыз, рәхмәт! – диде, шатлыгы белән уртаклашып, Фәүзия апа.

Халык мәйданнан ду килеп бозау эзләгән иде, ләкин җиңүчеләргә «Теленок» дип язылган сертификат тоттырдылар, бүләк хуҗаларын «Алан» агрофирмасында көтә, диделәр.

Фото: «Теләче хәбәрләре» район газетасы сайты

«Кайтавазлар»

Блогерлар тиз эшли, Сабан туе узып озак вакыт үтмәде, чара турында төрле фикерләр дә ишетелә башлады. Беренчеләрдән булып, фикерен блогер Рәфис Атаказның сеңлесе Рәмзия үзенең блогында урнаштырган:

Кайсыдыр блогерларга читтән карап торасың инде, бу – барысына да кагылмый, әлбәттә, арасында кемгәдер. Кыланмышларын карап торам – кайберләре ике сүз дә ялгап әйтә белми кешегә. Кемнеңдер борыны күккә тигән, тәкәбберлек кайберсендә. Мин барысы турында да түгел. Син ул халык янына килгәнсең икән, сине кунакка чакырганнар икән, шул халык бит инде сине блогер ясаган, сиңа язылып. Син алар янында тагын нәрсә дип борыныңны күккә чөеп йөрисең, «кто я» дип? Блогерлык ниндидер дәрәҗә дә дә түгел, бернәрсә дә түгел. Сине халык блогер ясаган икән, син аңа хезмәт итәргә тиеш, әгәр халык сине карарга ярата икән, – дип үз фикерен җиткерә ул битендә урнаштырган видеода.

Казан урамнарында җиләк сатып танылган блогер Марат Клубника исә блогер Олеся Леснаяга үпкәләгән, ул аны рөхсәтсез видео куюда гаепли:

Сабантуйга чакырдылар, мин бардым. Акча да түләмәделәр, ярар әле 1 тонна фураж эләктереп калдым. Бу тормышта үзең селкенмәсәң, беркем дә китереп бирми. Минем хуҗалыгым бар, миңа кирәк, башка блогерларга берни дә кирәкми. «Лесная» рилс төшерергә сорады – төшердек, бушка, акча алмадым. Эштә төрле моментлар була, кайчакларда сүгенү сүзләре ычкына, шуны куйган. Бүтән минем яныма килмә, үзеңнең «аглыең» белән төшер, аглый белән таглый, – дип шелтә белдергән ул Олесяга.

Фото: © Александр Ефремов

Читайте на 123ru.net