Новости по-русски

Айваз Садыйров: «Җырчылар, башкаларның популяр җырларын җырлап, дан казанырга омтыла»

Теле-радио тапшырулар алып баручы, шоумен, блогер Айваз Садыйров «Айваз радиосы» телеграм каналында эстрада җырчылары белән белән һәвәскәр башкаручыларның рольләре үзгәрүе турында яза. Гомумиләштереп әйткәндә, профессиональ булырга тиешле җырчылар һәвәскәрләшә, һәвәскәрләр профессиональләшә дип тә әйтеп була. Айвазның фикерләрен укып карагыз әле:

«Артистның репертуарындагы үз оригиналь җырлары арасында бер-ике тәмле генә кавер булу һәм өч җырының берсендә кемдер кайчандыр җырлаган җырны кабатлау - бу икенең арасында аерма зур.

Хәзер каверлар күп эшләнә. Чамадан тыш күп.

Иң төп сәбәп – җырның, җыр аша башкаручының колакка керүнең иң җайлы юлы бу. Кавер итеп башкарылган җыр - популярлык авансын алган.

Шул җырның сыртына утырып керәсе килә җырчылырның сәхнә оҗмахына .

Мондый темп белән дәвам итсә, профессиональ сәхнә һәм һәвәскәр сәхнә тигезләшәчәк. Хатта эшләү принциплары белән урыннарын алмашыначак.

Аңлатам.

Профессиональ сәхнә - оригиналь җырлар, конкрет җырчыга беркетелгән оригиналь репертуар.

Ә һәвәскәрлек гомер-гомергә радио, ТВ, альбомнар, клиплар аша легальлек статусын алган артистларның җырларын кабатлап җырлауга нигезләнгән иҗат.

Авылдагы үзешчәннәр концертын искә төшерегез. Кемдер каяндыр юнәткән популяр җырның аранжировкасы (авыл җырчылары арасында – фонограмма) белән клуб сәхнәсенә чыгып җырлый.

Хәзер легаль, ягъни профессиональ шоу-бизнес җырчылары да 1990-2000 еллардагы җырларны кабатлап башкара. Кайсысыныңдыр репертуарының яртысы шуңа җитеп бара. Дөрес, яңа аранжировка белән.

Ә менә һәвәскәр дигәннәре үзләренең «авторский» җырларын булдыра. Шулар белән ТВ, радиога чыга. Туйларда киленнәр, кунаклар махсус үзләре өчен генә яздыртылган җырларны башкара. Яңа «авторский» җыр булдыру кыен түгел хәзер. Узган заманнар белән чагыштырганда – «доступный» хезмәт.

Кызыклы ситуация килеп чыга. Професионаллар бер-берсен кабатлый. Үзешчәннәр «авторский репертуар» булдыра. Бу баланс бозылу бик үк яхшы күренеш түгелдер, мөгаен.

Менә мәҗлесләрдә башка җырчыларның популяр җырларын башкаручылар бар. Алар үзләрен «кавер-төркемнәр» дип атый. Все честно. Алар кешенекен җырлый. Алар – каверщиклар. «Эстрада артистлары» дигән статуска кул сузмый. (Һәрбер каверщикка хөрмәтем зурдан. Бу – иҗатның аерым төре. Аларның хезмәтен киметмим.)

Репертуарының күп өлеше каверлардан торган җырчыны да «каверщик» дип атарга мөмкинме инде хәзер?

Уйларга кирәк…»

Читайте на 123ru.net