Новости по-русски

Израильнең Ливанга һава һөҗүме нәтиҗәсендә 25 кеше һәлак булган

Израильнең Ливанга һава һөҗүме нәтиҗәсендә 25 кеше һәлак булган

Израиль авиациясе Ливанга һөҗүм итте. Ливан башкаласы Бәйрутны һәм якын-тирә төбәкләрне утка тотканнар. 25 кеше һәлак булган, ким дигәндә 60 яраланган, дип яза Мэш.

Күптән түгел Израиль Голан тауларындагы торак пунктта футбол уйнаган үсмерләрне ракета атып үтерүдә гаепләгән иде. Израиль шушы һөҗүмдә җаваплы хәрбиләрне – «Хезболла» хәрби оешмасы командирын үтерергә теләве белән аңлаткан. Алар шул хәрби бар дип уйлаган урынга – Харет Хрейк кварталындагы бинага атканнар. ТАСС «Хезболла» хәрби хәрәкәтенең ике командиры һәлак булган дип яза.

BRIEF Телеграм каналында Ливандагы «Хезболла» оешмасының хәрби лидеры Фиад Шукр һәлак булды дип язганнар иде. Бу мәгълүмат дөрес түгел, шигый хәрби оешмасындагы икенче дәрәҗәдәге кеше Хаҗи Мохсан һәлак булган дип язалар.

Бейрут утка тотылгач, урамнарга кешеләр чыккан, Ливаннан Израильгә җавап таләп иткәннәр. «Хезболла» Израиль шәһәрләренә дроннар җибәргән.

Гыйрак Израильне «кызыл линияләрне» узып чыгуда гаепли. Израиль хастаханәләре исә яралыларны кабул итүгә әзерләнә башлаган.

Израильгә «Хезболла» һөҗүм иткән очракта, АКШ Израильне яклаячагын әйткән.

Россия Тышкы эшләр министрлыгы Ливанга һөҗүмне халыкара хокукларны бозу дип атады.

Читайте на 123ru.net