Новости по-русски

Сыер ите урынына дуңгызныкын салып акча эшләгән Булгаковның картиналарын күрсәттеләр

Сыер ите урынына дуңгызныкын салып акча эшләгән Булгаковның картиналарын күрсәттеләр

Оборона министры Дмитрий Булгаковның өендә тентү вакытында кызыклы картиналар тапканнар. Алмаз мозаикадан портрет, Дмитрий Булгаков кызыл һәм ак командирлар формасында. Иң кызыклысы – «Военный совет в Филях» картинасына охшатып ясалганы. Алексей Кившенко 1882 елда иҗат иткән картинада Бородино сугышыннан соң командирлар белән киңәшкән Кутузов сурәтләнә. Ә бу картинада – элекке Оборона министры Сергей Шойгу урынбасарлары, шул исәптән Дмитрий Булгаков белән. Ришвәтчелектә гаепләнеп кулга алынган урынбасар Тимур Иванов та бар.

Башка картиналарга охшатып ясалган бүтән картиналар да бар.

2008-2022 елларда оборона министры урынбасары булган Дмитрий Булгаковны 26 июльдә кулга алдылар. Ул тыл начальнигы, хәрбиләрнең материаль-техник хәле өчен җаваплы. Генерал коррупциядә гаепләнә, хәзер ул СИЗОда. Булгаков 1,3 миллиард сумлык махинацияләрдә гаепләнә. 9 миллион паекка ул сыер ите урынына арзанлы дуңгыз ите салган һәм шулй итеп акча эшләгән.

Читайте на 123ru.net