Новости по-русски

50 мең сумлык үпкә: Марат Яруллинны блогер «Сәлимовлар» гаделсезлектә гаепли

Татарча күңелле видеолар төшерүче Ралинә һәм Марат Сәлимовлар Марат Яруллин игълан иткән видеороликлар бәйгесендә катнашкан. Алар «Тукран» җырына милли киемнәрдә һәм төрле урыннарда видео төшергән. Ләкин Сәлимовларның бу иҗат җимеше хәтта финалга да узмаган. Финалга узган видеороликлар яшь блогерларда сорау тудыра. Алар Марат Яруллинны үз кешеләрен финалга чыгаруда, трусиктан гына төшкән кешеләрне җиңүче итәргә тырышуда гаепли.

«Без хәтта лайкка да лаек булмадык. Финалга узар өчен, безгә трусик киеп төшәргә яки яңа иделәр кирәк булмаган пародия төшерергә кирәк булган икән.

Үз кешеләрегезне финалга чыгарасыгызны белгән булсак, бу эшкә тотынмаган да булыр идек. Болардан башка да лаеклы финалистлар күп иде.

Минем аңлавымча, безне юри күрмәмешкә салыштылар, видеоны чыгаргач, лайк та куймадылар. Чөнки безнең видеоның сыйфатлы икәнен шунда ук аңлаганнар. Үзләренекен куйганга ачу килә. Гадел конкурс түгел бу», – дип үпкә белдерә Сәлимовлар.

Алар финалга узган кешеләрнең Марат Яруллин, Ильмира Нәгыймова белән төшкән фотоларын да урнаштырган. Алар арасында бэк-вокалистка Лада да бар.

Сәлимовлар язылучылары бу фикерләрне дөрес дип таный һәм яшьләргә теләктәшлек белдерә.

«Чынлап та юк-бар видеоны сайлаган. «Текәрәк» видеолар да бар иде»;

«Ыштансыз видео» нәрсә инде бу?»;

«Гел шулай, Данир Сабировныкы да шулай булды»;

«Нигә конкурс уздырырга, барыбер Руфинә җиңәчәк булгач»;

«Шул «связь» булганга гына җиңәләр инде», – дип язучылар бар.

Марат Яруллин үзе «креатив и мощный» рилс көткән булган. Сәлимовларның бу видеосы ул шартларга туры килмәгән булып чыга.

Финалга чыккан бер видеоны тәкъдим итәбез.

Читайте на 123ru.net