Новости по-русски

Роберт Миңнуллинның әдәбият, эстрада, журналистика турында фикерләре

Роберт Миңнуллинның әдәбият, эстрада, журналистика турында фикерләре

1 август – халык шагыйре, сәясәт эшлеклесе, Тукай премиясе лауреаты Роберт Миңнуллинның туган көне. Исән булса, аңа быел 76 яшь тулган булыр иде. Роберт Миңнуллинның төрле елларда татар матбугатында чыккан интервьюларыннан өзекләр тәкъдим итәбез.

Малай чак һәм бабай чак турында

Мине авыл тәрбияләде. Авыл, Сөн буйлары шагыйрь итте. Сугыштан соңгы авыр елларда үстек: җитмәгәне җиткәненнән күбрәк булды. Хыялларны арттырырга, өметләрне үстерергә, бәхетебезгә, китап дигән тылсым бар иде. Без – китап укып үскән, аның тәмен татыган буын. Куыклы лампа яктысында әни төннәр буе тегү текте. Иртәнге өчләргә кадәр. Шул ут яктысында мин китап укыдым. Китапханәдә мин укымаган китап калмаган иде ул чорда. Хәтта машина-трактор турындагысын да кат-кат укып чыктым. Бик тәртипле дә түгел идем. Әнкәй әрләп торса да, өстәл янына ашарга да китапсыз утырмый идем...

Роберт бабай Роберт малайдан әллә ни аерылмыйдыр кебек. Чөнки мин – гомер буе балачак дигән серле илдә торып калган сирәк бәхетлеләрнең берсе. Әгәр шулай булмаса, сабыйлар өчен кызыклы шигырьләр яза, китаплар чыгара алмас идем. Бабай белән малай бертөслерәк дияр идем. Юкка гына рифмалашмый инде ул. Тик картлык ул – хыялсыз балачак. Балачакта кешене хыяллар алга әйдәсә, олыгайгач (ул хыялларның күбесе чынга ашкан була), хатирәләр белән яши башлый адәм баласы.

Тел турында

Язучы-шагыйрь ул – халыкның рупоры, гел халык белән бергә булып, аны өметләндереп торырга тиеш. Оптимистик чыгышлар ясый-ясый, үзем тәмам пессимистка әйләнеп беттем бугай инде. Соңгы аралардагы тел вазгыяте өметләрне бик дөрләтеп тормый шул. Өметне сүндермибез дип, дөреслекне, хакыйкатьне яшерергә ярамый. Хакыйкать ачы булса да… Ләкин дару да ачы, әмма файдалы. Балаларын татар мәктәбендә укытмаган, татар телен сайламаган татар гаиләләренә элек рәнҗи идем, хәзер үпкәли алмыйм. Нишләсеннәр инде алар шундый шартларда яшәгәч?! Һәркемнең үз баласының белемле, тәрбияле кеше булуын күрәсе килә. Мәктәптә 1-2 сәгать өйрәнеп кенә телне белеп булмавын һәркем аңлый. Барлык фәннәр дә татарча укытылса, вузларда да туган телне өйрәнергә мөмкинлек тудырылган булса, әти-әниләрне «Балаларыгызны нигә өйрәтмисез, туган телдән мәхрүм итәсез?» дип гаепләп булыр иде. Ә болай кемне гаепләргә дә кемгә үпкәләргә?! Алайса ник, акка кара белән, татар теле ахырзаманга кадәр яшәячәк, дип язалар. Кемне алдыйлар? Яшәтсәк, яшәр, дип өстәргә кирәк. Чөнки һәр кешенең, һәр гаиләнең үзеннән дә тора бит ул.

«Сабантуй» газетасы һәм бабалар әдәбияты турында

«Яшь ленинчы» («Сабантуй») гомеремнең иң иҗатлы, иң гамьле һәм иң ямьле чаклары булды. Балалар газетасында эшләү мине күп кенә начар гамәлләрдән саклап калды, дип әйтә алам. Кем икәнеңне беләсең килсә, балалар янына кил: алар сиңа бәяне бик дөрес бирәләр. Ялганлап та, ялагайланып та тормыйлар, сабыйлар – иң ихлас халык.

Язмыш шагыйрь әдип вазифасын әзерләгән. Үкенмим. Без киләчәккә ышанып, шул матур тормыш өчен яхшы балалар тәрбияләргә тырышып эшләдек. Авыр итеп эшләгәнбез. Бер генә сан да бер-берсен бизәлештә дә, эчтәлектә дә кабатламасын өчен тырыштык.

2020 елда «Шәһри Казан» газетасы сайтында чыккан интервьюдан өзекләр, авторы – Йолдыз Шәрәпова.

Шигъриятнең сәясәткә тәэсире

Шигырь ул – әдәбиятның иң борынгы, иң сыналган жанры. Өстәвенә ул – кыска күләмле, тыгыз фикерле, оператив жанр. Шигырь ул җәмгыятьне әйдәп баручы да була ала. Иң мөһиме, ул бүген мобиль жанр да. Аны укучыга көнендә, сәгатендә җиткерә аласың… Менә аның өстенлекләре күпме… Файдалана белергә кирәк! Мин биредә, әлбәттә, чын шигъриятне, югары поэзияне күз алдында тотам. Бездә киң таралган үзешчән шигърият укучыда кире реакция генә тудырырга мөмкин…

Шигырь сәясәткә, әлбәттә, тәэсир итә ала! Әйткәнемчә, аны халыкка да, житәкче даирәләргә дә житкерә белергә генә кирәк! Яшерен-батырын түгел, безнең шагыйрьләребезнең күбесе шигырьне укый белми, дөресрәге, шигырьне үтемле итеп укуны кирәк тапмый. Мин яздым – шул җиткән, янәсе… Артистлар арасында да күңелгә үтеп керерлек итеп укучылар күп түгел. Шигырьнең үз моңы, үз көе була. Укыганда шуны онытмаска, шул моң-көйне югалтмаска кирәк! Әлбәттә, көйсез, моңсыз шигырьләр дә җитәрлек. Аларны башка төрле укырга кирәктер, бәлки…

«Без үзебез укучыны китаптан биздереп бетердек»

Без үзебез укучыны китаптан биздереп бетердек. Совет чорындагы көйгә салынган китап сәүдәсе юкка чыкты. Аны, күпме генә тырышсак та, хәзер инде тулысынча кире кайтара алмабыз. Утыз еллап инде китап сөючеләр китапсыз калды. Алар инде олыгайды, яшьрәк буын китап укуның кирәген дә, тәмен дә аңламый. Алар башка дөньяда яшиләр. Моңа кадәр китапны мәктәп, татар теле һәм әдәбияты укытучылары укыта иде. Хәзер анысы да бетәчәк, андый укытучылар да, андый укучылар да бармак белән генә санарлык калачак!

Аннары бит хәзер китапларның да төрле форматтагысы бар. Шулай да традицион кәгазь китаплар 15 елдан да, 50 елдан соң да басылыр, укылыр дип уйлыйм. Китап – китап инде ул…

2020 елда «Ватаным Татарстан» газетасы сайтында чыккан интервьюдан өзек, авторы – Гөлинә Гыймадова.

Шигырь укыйлармы?

Бүген шигырь укымыйлар, дигән фикер белән килеш­мим. Шигырь дә укыйлар, чәчмә әсәрләрне дә. Әмма әдәбиятта сый­фат төшенчәсе шактый какшады һәм «яхшы» белән «начар» арасын­дагы чикләр югалды. Әхлакый-эс­тетик критерийлар да башка хәзер. Бездә шигърият, һәрвакыттагыча, алдынгы булып бара әле.

...Кызганыч, прозада аксый­быз без, замана укучысын канә­гатьләндерә алырдай, бүгенге то­рышыбызны яктыртып күрсәтердәй яхшы повесть-романнар кирәк. Та­тар теленең хәле мөшкел заман­да телебез белән кызыксындыра алырдай әсәрләр туса, аңа ихтыяҗ аз гына булса да артыр иде. Әдәби тәрҗемәгә дә карашым элеккечә бу­лып кала бирә – русча укый алганда, ул нигә кирәк, дибез, кирәк, чөнки ул телне камилләштерә, аны баета, яңарта.

«Роберт такмак яза инде ул» диючеләрнең дә, мине ярат­маучыларның да барлыгын бик яхшы беләм. Бу сүзләр яшьрәк чакта кәефемне кыра иде, хәзер инде күнектем, көлеп кенә карыйм. Әмма каләмдәшләрем арасында кемнәрдер яратмаганда, дошман күргәндә дә, мине халык яратты. Шуңа укучыларыма бик рәхмәт­лемен! Бу – зур бәхет язучы өчен. Ә каләмдәш дусларга килгәндә, алар минем иҗатыма артык берьяк­лы гына карыйлар шикелле, бәяләп бетермиләр. Бәлки, әйбәт белмиләр, укымыйлардыр да...

«Роберт ул хәйләкәр, астыр­тын» дип уйлаучылар бар. Бу ке­шеләр мине белми, димәк. Таби­гатем буенча мин бик оялчан (яшь чакта ул сыйфат бигрәк тә көчле иде, комплекслар да өстәлә бит әле тагын, җитмәсә), йомыграк кеше, артык чәчрәп чыкмыйм. Гап‑га­ди бер авыл малае инде, дөресен генә әйткәндә. Ә хәйләкәрлеккә килгәндә, хәйлә тормыш иткәндә бик кирәк нәрсә инде ул, азмы‑күп­ме безнең барыбызда да бар. Миндә дә башкаларныкыннан артыграк та түгел, ким дә түгелдер, дип уй­лыйм.

Миңа юмор һәрчак юлдаш булды. Юмор кешене тормышта­гы бик авыр чакларда коткара ала. Ул, шулай ук, үзенә күрә бер сак­лану чарасы да.

Табигатьне бик яратам. Аның кечкенә генә могҗизаларына да соклану сәләте биргән миңа Хо­дай. Бу да шул балалыкның бер ча­гылышыдыр инде. ...Без шулар арасында үстек бит, алар безгә кече туганнар кебек якын. Ничә еллар шәһәрдә яшәсәк тә, барыбер авылча беркатлырак, гадирәк итеп, әмма алга карап фикер йөртәбез. Безне ул авыл психологиясе бик яхшы саклап килде бүгенгәчә.

Мин үземне, курыкмыйча, җырлар шагыйре дип атый алам. ...Безнең эст­рада хәзер туйлар алып бара торган тамада дәрәҗәсендә. Ул үзен, халык таләбенә җавап бирәм, ул көткән продукцияне бирәм, дип юатырга тырыша. Әмма ялгыша һәм үз та­машачысына зур зыян эшли. Үз зә­выгы булмаган, белеме аксаган (йә бөтенләй булмаган!) затлар ничек итеп халыкка нидер бирә алсын. Шуны бирә алмаганга, ул бушлык­ны шырдый-бырдый белән туты­ра һәм акча эшли. Бүгенге көндә җыр өчен текст язучылар да, көй ту­дыручылар да профессиональлек төшенчәсенең ни икәнен дә бел­ми. Алар үзләре җиңел генә сырлап ташлагач, башкалар да шулай итә, дип исәпли.

Акча хакимлек иткән урында цензура көчсез. Бүгенге җыр ин­дустриясендә хөкем сөргән ситуа­цияне бары тик зәвыклы сәнгать әсәрләренә шулай ук акчаны арт­тырып кына ирешеп була. Бер бәя икенчесен капласа, менә шул оч­ракта булырга мөмкин кан алмашу.

Бер-береңнең камилрәк сый­фатларын сеңдерергә өйрәнергә кирәк. Гаилә тормышы ул шундый нәрсә – син анда үзеңнең асылың­ны берничек тә яшерә алмыйсың. Әйтәм бит: адәм баласы, ни кыз­ганыч, камил түгел. Гел начар як­ларны гына күреп торса, беркем дә беркем белән яши алмас иде. Ә менә береңдә булмаган әйбәт сыйфатларны үзләштерергә омтыл­саң, яки аларга соклану белән карый башласаң, яшәргә була. Бик матур итеп була яшәргә.

2018 елда «Татарстан» журналы сайтында чыккан язмадан өзек.

«Журналистлар бик җайлы рәвеш тапты – бөтен кешедән интервью алалар»

Гайбәт дәрәҗәсендәге мәкаләләр белән тулы газеталар, бернинди аналитика юк. Авторлар бик җайлы рәвеш таптылар – алар бөтен кешедән интервью алалар. Сораулары бер төрле калыпка салынган, алар – журналисттан журналистка күчеп йөри торган 10-15 сорау. Аларны тирән фикерләр бөтенләй кызыксындырмый. Әгәр журналист икән, ул бер сорауны бирергә тиеш үзенең героена. Һәм шул сорауны әйләндерергә тиеш – тирән дә төшәргә, тегеләйгә дә чыгарга, өскә дә менәргә, шул бер сорауның төбенә төшеп җитәргә һәм әйбәт җавап алырга тиеш. Ә без сикереп-сикереп кенә – 1 сорау, 2 сорау, 3 сорау. Кайчан туудан башлап. Җырчылар булса, аларның җаваплары билгеле – кайчан җырлый башладың? «Ә мин 3-4 яштьән җырлый идем инде, әтием гармун уйный, әни бик әйбәт җырлый» – менә 90 процент җырчының интервьюы шулай башлана һәм ахыры да шул бер трафаретка көйләнгән.

Татар шагыйренең фаҗигасе

Татар шагыйренең фаҗигасе – тәрҗемә мәсьәләсе. Әле бер генә татар шагыйренең дә дөнья күләменә чыкканы юк. Фәкать шушы тәрҗемә аркасында. Әгәр вакытында Тукайны шәп итеп тәрҗемә итеп дөньяга тараткан булсак, ул бүгенге көндә дөньядагы иң әйбәт шагыйрьләрнең берсе булыр иде. Чөнки Тукайны укыган саен аның художество ягыннан да, шигъри яктан да, фикер ягыннан да искиткеч зур шагыйрь икәнен аңлыйсың. Әле үзебез дә аңлап бетермибез, ә башка халыкларга җиткерү – ул инде гайре авыр эш. Моны башкарып чыгу өчен фәкать максат куеп кына эшләп була. Әйтик, Тукай институты булса, Тукайны тәрҗемәләр аша пропагандалау белән зур бер институт шөгыльләнсә, аны дөньяга чыгарып була. Әйбәт тәрҗемәләр була, ул хәтта берничә вариант тәрҗемә булырга мөмкин, шагыйрьләр ярыша, инглизчә, испанча, французча, гарәпчә... Ә шунсыз хәзер дөньяга чыгу мөмкин түгел.

Бу – зур чыгымнар сорый, зур акчалар сорый, әлбәттә, сәяси бер омтылыш, теләк кирәк, шунсыз булмый.

Татар эстрадасы, җыр сәнгате турында

Әйбәт, югары дәрәҗәдәге сәнгать әсәре күп була алмый. Алар бармак белән генә санарлык була. Ул элек тә шулай булган, хәзер дә шулай. Ә «ширпотреб» һәрвакыт күп булган. Элек тә әйткәнем бар – бүгенге җырларның күбесе вьетнам базарыннан алган әйберләр кебек. Хәзер инде чагыштыруны Кытайда эшләнгән дип үзгәртергә мөмкин. Сыйфат сан белән генә исәпләнми.

Аннары инде шоу-бизнес ул җырдан гына да тормый. Концертларга йөрү – ул үзеңне күрсәтү, кешеләрне карау, информация алып кайту, җырчыларның киемен тикшереп утыру, соңыннан, кайткач, дус-ишләрең, иптәшләрең белән сөйләшер өчен кирәк. Аннары, җыр дибез, ә концертларның күп өлеше бит биюдән, юмордан тора. Күп кенә җырчылар үзләренең юбилейларын уздыралар, үзләре шунда 4-5 җыр җырлыйлар, калганын килгән кунаклары җырлый. Җырчы рәхәтләнеп авызын ерып, котлаулар кабул итә һәм ул инде үзенең иҗатташларының җырларын тыңлап кайтып китә. Кызык процесслар бара, аны кемдер бит тикшерергә, анализ ясарга, язып чыгарга тиеш.

Менә мин аптырыйм – ничә концерт, радиодан күпме җырлар яңгырый. Татар матбугатында, телевизион тапшыруларда бит атна, ай саен анализ биреп барырга кирәк – нинди концерт нинди дәрәҗәдә булды. Ул аларның үзләре өчен дә кирәк, гомумән, күз алдына китерер өчен дә кирәк. Ләкин телевидение үз көенә яши, радио – үз көенә, гәзит-журналлар бөтенләй башкача. Әйтик, телевидение, радио тапшыруларында бернинди, анализ, аналитика күргәнем юк.

«Җыр үлемнән көчле» дигән мәкаль бар. Ул чынлап та шулай. Әйтик, әйбәт җыр, көчле җыр, үзенең авторларыннан соң да, җырчылардан соң да яши, халыкныкы булып китә. Ул элек тә шулай булган, хәзер дә шулай. Андый җыр хәтта бераз җырланмый торса да, берничә дистә елдан соң калкып килеп чыгарга мөмкин – әйбәт әйбер һәрвакыт шулай.

Шоу-бизнес, эстрада – бөтенесе акчага корылган, ә акчаны җиңеп булмый. Акчаны фәкать акча белән генә җиңеп була, ләкин аның өчен бай булырга кирәк, мөлкәтең булырга тиеш. Шуңа күрә, бу яктан караганда, әлбәттә, бу – мөмкин эш түгел, чөнки җыр ул индустриягә әйләнде. Бөтен кеше аны кирәккә дә, кирәкмәгәнгә дә файдалана.

Попса кайда да патша – бөтенесе бертөсле, берничә ритмикадан тора. Әгәр чуваш җырларын татар сүзләре белән җырласаң, шушы теләсә кайсы татар җырчысы җырлый торган җыр, мариныкы да шулай ук, башкортныкын әйтеп тә тормыйм.

Хәзер бит профессиональ шагыйрьләр җыр текстлары язмыйлар. Бәлки, дөрес тә эшлиләрдер, бәлки, дөрес тә эшләмиләрдер. Хәзер инде кем генә яза бездә? Гомумән, инде вакыт-вакыт әйтүе дә кыен. Җыр язучылар – барысы да үзешчәннәр.

2017 елда «Интертат» сайтында чыккан интервьюдан өзек, авторы – Рәмис Латыйпов.

Читайте на 123ru.net