Новости по-русски

Черкиләр яңа чир тарата: Татарстанда грипптан яман Көнбатыш Нил бизгәге очраклары теркәлә

«Ул чагында ук күлдә кошларның күп булуына игътибар иттем»

Татарстанда инде 6 кеше Көнбатыш Нил бизгәген йоктырган. Алар арасында Казаннан 49 яшьлек Тимур да бар. Ул Лаеш районының Чиста Күл авылындагы бакчасында ял итүе турында сөйли. Көннәр эссе тору сәбәпле, еш кына җирле күлдә су коенганлыгын әйтә. Тимур күлдә су кошларының шактый күп булуына игътибар иткән, шул ук вакытта аларның черкиләргә Көнбатыш Нил вирусы йоктыруларын уйлап та карамаган. Ә бөҗәкләр аннары кешеләрне тешли һәм авыру йоктыралар.

Тимур авыруның беренче билгеләрен 23 июльдә кич белән сизеп ала. Температурасы 38 градуска күтәрелә, мускуллары һәм башы авырта, ягъни авыру гриппка охшаш була. Аннан бил авыртуы аякларына төшә – Тимур шундук бу симптомның гадәти булмаганлыгын сизеп ала. Шул ук вакытта томау, йөткерү, тамак авыртуы булмый.

«Мин 1 тәүлек буена йөткерү, югары температура, томау булыр дип көттем, бу – гадәти респиратор инфекция дип уйладым. Ләкин 1 тәүлектән соң берни дә үзгәрмәде. 2 көннән соң да шулай ук. Төнлә температура 38,1 иде, көндез бераз түбәнрәк», – дип сөйли Тимур «Татар-информ»га.

Шуннан соң Тимур, тычкан бизгәге йоктырдым, дип уйлый. Авыру башланганнан соң өченче көнне ул түләүле медүзәккә мөрәҗәгать итә, кан, сидек анализларын тапшыра, бөеренә УЗИ ясата, чөнки биле бик нык авырта. Аңа, нефрологик яктан проблемалар юк, дип әйтәләр. Әмма кан анализында тромбоцитлары түбән була, бу – инфекция булуы турында сөйли.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Мин бу диагнозга әзер түгел идем»

Нәкъ шул көнне Тимурга җиңелрәк булып китә, температурасы бераз төшә, ул рульгә утыра, үзе Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә килә. Анда яңадан барлык анализларны, экспресс-тестлар тапшыра, КТ уза – һаман да үзендә тычкан бизгәге булуына ышана. Әмма бу авыруга тест тискәре булып чыга. Тимур тискәре нәтиҗәне авыруның нибары өченче тәүлек дәвам итүенә сылтый. Тычкан бизгәге кешедән кешегә күчми, дип уйлап, ул хастаханәдә калмый һәм өенә кайтып китә.

«Төнлә, югары температура сәбәпле, салкын тир бәреп чыккан иде, моңа кадәр андый хәл булмады. Мин төнлә тирләп, юешләнеп уяндым, шул ук вакытта юрган астында да салкын иде. Мин моның барысы да җитди икәнен аңладым», – дип искә ала Тимур.

Икенче көнне кичкә таба аның йөзендә тимгелләр барлыкка килә, иртән инде кулларында да була. Тимгелләр зур түгел, черки тешләгәндәге кебек була.

Тимур кабат хастаханәгә юл тота, табиблар аның тәнендәге тимгелләрне күреп, шунда ук диагноз куялар: Көнбатыш Нил бизгәге.

«Мин моңа әзер түгел идем. Тычкан бизгәге турында мөмкин булганның барысын да укып чыктым. Аның турында барысын да диярлек белә идем. Ә монда миңа мин уйлап та карамаган диагноз әйттеләр. Мин аптырашта калдым», – ди РКИБ пациенты.

Табиблар Тимурга Көнбатыш Нил бизгәген черкиләр таратуын әйтә.

Covid-19 Көнбатыш Нил бизгәгеннән авыррак иде

Инфекционкада дүртенче көн дәваланганда, аның хәле яхшыра – температурасы 36,9га төшә. Мускуллар һәм билендәге авыртулары бетә.

«Мин ковид белән дә авырдым, ул рәсми рәвештә расланган иде, мин карантинда утырдым. Хастаханәдә түгел, өйдә дәваландым. Формасы алай ук авыр булмаса да, мин аны Көнбатыш Нил бизгәгенә караганда күпкә авыррак кичердем. Ул вакытта буыннар сызлады, монда мускуллар гына. Минемчә, бу авыру коронавирус инфекциясенә караганда җиңелрәк», – дип сөйли ул.

Бүген Тимур Көнбатыш Нил бизгәге, атамасы куркыныч булуга карамастан, гадәти инфекция, дип ышанып әйтә ала. Һәм, аның фикеренчә, паникага бирелергә кирәкми. РКИБ медикларына ул рәхмәт сүзләрен җиткерә.

Тимур су кошлары яши торган сулыкларга башка кермәячәген әйтә.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Барысына да җирле черкиләр гаепле

«Көнбатыш Нил бизгәге» диагнозы куелган татарстанлыларның барысы да авыруны республика территориясендә йоктырган.

«Бу – җирле очраклар. Татарстанлыларның Көнбатыш Нил бизгәге йоктыру сәбәбе – җирле черкиләрнең тешләве», – дип сөйлиләр Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсендә.

ТР Роспотребнадзорында әйтүләренчә, 6 авыручының да хәле уртача, куркыныч түгел. Мәсәлән, узган ел Көнбатыш Нил бизгәге белән Татарстанның 8 кешесе чирләгән.

Бу авыру кешедән кешегә күчми. Авыру черки тешләгәннән генә йога. Шуңа күрә табиблар репеллентлар кулланырга һәм сулыклар һәм сазлыклар янында үзеңне куркыныч астына куймаска киңәш итә.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Сулыкларны эшкәртәләр

Роспотребнадзор хезмәткәрләре, әлеге авыруның таралуын булдырмау өчен, эпидемиягә каршы чаралар уздырды.

Белгечләр авыру йоктыручылар яшәгән һәм ял иткән урыннарны тикшергән. Андагы черкиләрне дә тотып тикшергәннәр, әмма аларда Көнбатыш Нил бизгәге вирусы табылмаган. Санитария табиблары авыручылар яши торган урыннардан 3 чакрым радиуста сулыклардагы черкиләрне бетерү эшләрен оештырган.

Сүз уңаеннан, июньнән республикада сулыкларны черки личинкаларыннан даими эшкәртү эшләре үткәрелә. Хәзерге вакытта планлаштырылган мәйданның 75 проценты эшкәртелгән – бу 983 гектар сулык һәм яр буе үсемлекләре.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

РКИБ: авыруларның хәле тотрыклы

Хәзерге вакытта 4 кеше Көнбатыш Нил бизгәгеннән Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә дәвалануын дәвам итә.

«Аларның хәле тотрыклы дип бәяләнә, тормышларына куркыныч янамый», – диләр хастаханәнең матбугат хезмәтендә.

«Татар-информ»нан тәрҗемә. Авторы: Эвелина Киселева

Читайте на 123ru.net