Новости по-русски

Милли блогерлар һәм журналистлар җыелган җирдә: кемнең эше авыррак һәм кем иреклерәк?

Милли блогерлар һәм журналистлар җыелган җирдә: кемнең эше авыррак һәм кем иреклерәк?

«Татмедиа»ның «Кәеф» лабораториясендә II Бөтендөнья милли блогерлар җыены узды. Блогер һәм журналист арасында тигезлек билгесе куеп буламы? Алар бер-берсеннән нәрсәгә өйрәнә ала? Кемнең эше җиңелрәк? Җыенда шундыйрак сорауларга төрле фикерләр яңгырады.

«Кәеф» залында 25ләп блогер җыелгандыр. Алар барысы да социаль челтәрдәге аккаунтларын татар телендә генә алып бара. Милли блогерларыбызның күпчелеге – хатын-кызлар. Арада 3-4 ир-ат булгандыр. Шул 25 камера алда утырган 7 журналистка төбәлде. Журналист һәм блогер Ләйсән Фәтхи (Солтанова) очрашуның модераторы булды.

«Блогер һәм журналистларның миссиясе уртак»

Сүз «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйковка бирелде. Ул милли матбугат чаралары һәм блогерларның миссиясе уртак булуга басым ясады.

Бүгенге көндә журналист белән блогерның аермасы бик зур түгел инде. Журналистлар блогер булып йөри, блогерлар журналист эшен башкара. «Татмедиа»да журналист булып эшләгән кешегә блогерлык алымнарын куллану, блогер булу бурычын куйдык. Россия күләмендәге зур матбугат чаралары, журналистларны эшкә алганда, социаль челтәрдә актив эшләвен төп күрсәткеч итеп карый. Профессиональ яктан үзен журналист дип санаган кеше социаль челтәрләрдә эшли, эшен күрсәтә белмәсә, дөньяга карашын, фикерен белдерә алмаса, ул түбән сыйфатлы журналист була.

Шул ук вакытта блогерлар да журналистика алымнарын белергә тиеш. Журналистикада төп мәсьәлә – әйткән сүз, эш өчен аудитория, милләт, закон каршында җавап тоту. Журналист һәрвакыт мәгълүматны тикшерә. Иң мөһиме – аудиториягә зыян китермәү. Шул ук вакытта без блогерлыкка да өйрәнәбез. Безнең белән «Ялкын»ның баш мөхәррире Илназ Фазуллин. Аның аерылгысыз ике дусты бар – Илнар һәм Олеся. Алар – «Татмедиа»да блогерлыкны пропагандалаучылар. Безнең традицион татар матбугатының блогерлыкка мөнәсәбәтен сизәсездер: бик зур каршылык. Алар алып барган «Шәп блогер» проектының бурычы җәмгыятькә, түрәләргә, аудиториягә блогерлыкның файдалы булуын аңлату.

Блогерлык белән бәйле кешеләр ел саен 2 тапкыр арта бара. Безнең фараз буенча, 4-5 елдан татар матбугаты, ягъни татар телле аудитория газета-журнал өлкәсеннән тулысы белән социаль челтәргә күчәчәк. Хәзер татар кешесе социаль челтәрдә утырырга, блогерларны карарга өйрәнде.

Безнең санаулар буенча, татарның милли аудиториясе миллион кеше тирәсе. Бу – даими рәвештә «Интертат» кебек сайтларны кулланучылар. Социаль челтәрләрдә 1-2 миллионлап татар телле мәгълүматны кулланучылар бар дип уйлыйм. Без блогерлар белән хезмәттәшлеккә һәрвакыт әзер, чөнки безнең миссия уртак – татар телле аудиторияне киңәйтү. Татарча укучы кеше күп булса, сезгә дә файда. Төп бурыч – татар телен киңәйтү, милләтне үстерү, татар телендә сөйләшү, җырлау, бию, рәхәт итеп яшәү, горурлану, – диде ул.

Ләйсән Фәтхи милли блогерларны барлаганда ниләр күзәтүен әйтте.

Күп кенә татарлар, артистлар, җырчылар, билгеле шәхесләр үз блогларын рус телендә алып бара. Шуңа күңелсез булып китте. Шул ук вакытта гап-гади кызларыбыз курыкмыйча, оялмыйча татарча эшли. Кеше әз карар дип курыкмыйлар. Мин үзем журналист та, блогер да булгач, эчемдә һәрвакыт көрәш бара. Журналист буларак, минем блогер буласым килми. Минем өчен журналист – ул хөрмәтлерәк, рәсмирәк исем кебек. Шул ук вакытта блогерлык та хөрмәткә лаек кебек. Сезнеңчә ничек, журналист һәм блогер арасына тигезлек билгесе куеп буламы? – дигән сорауны яңгыратты ул аудиториягә.

«Блогерга мәгълүмат җыю җиңелрәк»

Блогер Рафилә Шәмсетдинова фикеренчә, тигезлек билгесен куеп булмый.

Мин үзем дә 13 ел журналист булып эшләдем. Аннан блогер булып киттем, ләкин бу – минем эшкә бәйле түгел, үзеннән-үзе килеп чыкты. Хәзер инде блогны 8 ел алып барам. Блогер – ул гади кеше, үзенең тормышын күрсәтә, урнаштырган мәгълүматны тикшереп тә тормаска мөмкин, ә журналист – җитди һөнәр. Журналистлар һәм блогерлар барыбер тыгыз элемтәдә булырга тиеш.

Күп кенә күренекле, исеме булган журналистларны гади халык белмәскә мөмкин, ә блогерны беләләр. Бу – журналистикадагы минус. Гади халык белсен өчен журналистлар да блогерлык эшен алып бара башларга тиеш. Аларның хезмәте бик үзенчәлекле, кызыклы. Күрсәтеп барсалар, кызыксыну күбрәк булыр иде. Журналистның эше җитдирәк, шул ук вакытта блогерларның да эше җиңел түгел. Блогерлар аудитория белән даими элемтәдә тора. Гади генә сорау бирсәк тә, 10 минутта Татарстанның төрле районнарыннан, төбәкләрдән мәгълүмат җыела. Мәгълүмат җыю җиңелрәк. Шулай ук блогерларга күбрәк ышаналар кебек, проблемаларны күбрәк язалар. Журналистлар һәм блогерлар арасында тандем булса, халыкның проблемаларын яктырту ягыннан зур плюс булыр иде, – диде ул.

Журналистлар ягыннан сүзне «Интертат» һәм «Татар-информ» журналисты Рузилә Мөхәммәтова алды. «Чыннан да тигезлек билгесе куеп булмыйдыр. Бу – педагог белән коучны яки артист белән аниматорны чагыштыру кебек түгелме?» – диде.

«Тәртип» радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева:

Сез бик бәхетле кешеләр, Аллаһы Тәгалә сезгә шундый «жилканы» салган. Ул бит инде я – бар, я юк әйбер, ләкин өйрәнергә кирәк икән, дигән уй килде. Журналист булсак та, блогер булсак та, без – халык белән эшләүче кешеләр. Барысы да шәхестән тора. Без журналистика факультетында гуманизм принципларын бик яхшы итеп өйрәндек. Беренче урында – кешелеклелек һәм зыян салмау. Иманлы, аңлы кешеләрнең блогерлык хезмәтендә булуы – зур плюс, чөнки ул дөньяга начарлык тарата алмый. Аның эчендә фильтры бар. Журналистта да, блогерда да эчтәге фильтр яхшы эшләсә, ул кешелеккә яхшылык китерә. Блогер да, журналист та булган кешеләргә мин сокланам. Алар – татар халкының байлыгы, – диде.

«Блогер буларак берәр пост куям – шалтыраталар»

Журналист тәҗрибәсе булган блогер Чулпан Гарипова бу ике «эштә» ирек дәрәҗәсе төрле булуын искәртте.

Журналистика һәм блогерлыкны бер яссылыкка салып караганда, алар бик якын. Икесендә дә фикер әйтелә, ләкин блогерлык ул көндәлек кебек. Шуның белән блогер халыкка якынрак, чөнки рәсмилек юк. Халык серләре белән уртаклаша, киңәшләшә. Мин үзем файдасын күргән әйбер турында язам. Бу яктан блогерларга күбрәк ышаналар. Блог алып бару – зур хезмәт. Һәрвакыт әзер, матур булырга да кирәк. Шул ук вакытта журналистика да бик зур хезмәт таләп итә. Журналистикада эшне үзең теләгәнчә эшләп булмый, кушканны эшлисең. Ә монда күңелең белән ачыласың, – диде ул.

Журналистның үз блогында ачылып китү ни белән тәмамлана алуын «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров сөйләде.

Мин блогерларны бәхетле дип саныйм, чөнки алар ирекле. Мәсәлән, мин блогер буларак берәр пост куям икән, күпмедер вакыттан шалтыраталар. Җаваплылык дигән әйбер бар. Шуңа күрә шашлык һәм мунча күрсәтәм. Күбегез белән без элемтәдә торабыз. Сезнең файдалы киңәшләрне алабыз, сез сылтамаларны үзегезгә куясыз, рәхмәт. Журналистика чыннан да җаваплырак. Ирекле форматта пост куйсам, кайбер акыллы башлар: «Радик, син бит баш мөхәррир, журналистка мондый акылсыз әйберләр куярга кирәкми», «футболкадан йөрмә» дигән реакцияләр килә, – дип сөйләде.

«Безнең блогерларда контент киң түгел»

Рузилә Мөхәммәтова: «Мин күбегезне карап бармыйм, ләкин безнең блогерларда контент киң түгел. Мәскәү блогерларын карыйм, әдәбият, күргәзмәләр, театр, кино темасына шундый кызыклы блоглар бар. Берәрегездә шундый темалар бармы? Ә болай тормышыгыз, «иртән тордым, кич яттым» темалары миңа кызыклы түгел», – диде.

Журналистның соравына җавап итеп, залдан бер егет «бар» дип торып басты. «Минем телеграмда блогым бар, мин Ильяс Галин булам. Анда театр, кино турында ике телдә язам. Әле ел ярым гына эшлим, язылучыларым әле әз, 83 кенә», – ди. Залдан: «83 меңме?» – дигән сорау ишетелде. «Юк, гомумән 83 кенә», – ди егет. Көлешеп алсак та, модератор билгеләп узганча, бу – еларлык күренеш. «Татар телендә җитди, акыллырак әйберләр куясың икән, я карау аз була, я язылучылар китә. Бу – проблема», – диде Ләйсән.

Айгөл Тимер буларак билгеле блогер да театр мәсьәләсенә фикерен әйтте. «Сәхифә театр турында гына булса, кызыклы булмый, аудитория аз. Мин Тинчурин театрына тәнкыйтьчеләр өчен укуларга йөрим. Шундый фикергә килдем: яхшы мәгълүмат бирү өчен күп белергә кирәк. Мин, кешене кызыксындыру өчен, бу теманы үземчә, гади иттереп күрсәтәм. Безнең шулай күрсәтү дә татар сәнгатен үстерүдә зур эш дип саныйм», – диде.

«Бакчачы Рәмзия» сәхифәсен алып барган Рәмзия Әхмәдуллина сүзләренчә, бер темага блог алып барган вакытта да шәхси тормышны күрсәтмичә булмый. «Аудитория белән файдалы әйберләр белән уртаклашсаң, җиңелрәк. Миңа сорауларны, темаларны язылучыларым үзләре бирә. Алар сорый, мин сәгатьләр буе сөйлим. Шул ук вакытта үземнең тормыш «иртән тордым, кич яттым»нар да күзәтелә», – ди ул.

«Блогерлар эшмәкәр кебек үз эшен алып бара, аларга «өстән» кушылмый»

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе һәм «Интертат» электрон газетасының баш мөхәррире Рәмис Латыйпов блогерларны эшмәкәрләр белән чагыштырды.

Блогерлар алар – бизнесменнар, мин шулай дип кабул итәм. Алар эшмәкәр кебек үз эшләрен алып бара. Бу – шәхси эшегез, сезгә беркем дә «өстән» кушмый бит. Кемнеңдер блогы акча китерә, кемнеңдер китерми – һәркемнең үз эше. Кемдер принципиаль рәвештә аннан акча эшләргә теләми, тик блог алып бару аның эше. Блогерлар нидер эшләми, дип әйтү бик урынлы түгел, алар нәрсә эшлиселәре килә – шуны эшли. Татар телле нинди генә тематика булса да, миңа кадерле. Йоклау, ашау, эчү дә – билгеле бер аудитория өчен, ләкин мин карамыйм.

Ышаныч турында сүз булды. Аудитория безне ярата, дисез. Сезнең аудитория – сезгә лояль булган контингент. Без блогерлар турында нидер язабыз икән, еш кына «туйдырдылар инде», «ашау-эчүләрен генә күрсәтәләр» дип язалар. Җәмгыятьтәге проблемалар, халык яшәеше турында блог алып баручылар миңа бик кадерле. Мәсәлән, Илдус Лотфуллин профессиональ блогын ике телдә алып бара. Айваз Садыйров җәмгыятьтәге, эстрададагы мәсьәләләрне күтәрә. Фәнзилә Җәүһәрова миңа кызыклы, рәхәтләнеп карыйм, әмма бу – сез дөрес эшләмисез дигән сүз түгел. Аудитория белән элемтәгезне файдалы максатларга юнәлтергә теләр идем, – диде.

Чулпан Гарипова, үзара ярдәмләшү максатыннан, журналистлар һәм блогерлар җыелган бер чат булдыруны тәкъдим итте. Җыенда катнашучыларның барысы да хуплады, әмма киләчәктә ничек булыр.

«Гадирәк блогерлар белән эшләве җиңелрәк. 300-400 мең язылучылары булган шоу-бизнес вәкилләре белән эшләү авырлаша. Без алар турында язабыз, пиарлыйбыз. Алар гиперсылтама белән сториз куюны да зур авырлык дип саныйлар», – ди Радик Сабиров.

«Блогерлар, журналистлардан дөрес язу, стилистик, мәгънәви яктан текстны дөрес бирүне өйрәнсәгез иде»

Блогер Рәфис Атаказ үзенең укытучы күңеленә тигән мәсьәләне күтәрде. Ул да булса – блогерларның хаталы язуы.

Блогерлар һәм журналистлар эшчәнлегенә басым ясап, шуны әйтәсе килә. Сез, блогерлар, журналистлардан дөрес язу, стилистик, мәгънәви яктан текстны дөрес бирүне өйрәнсәгез иде. Мин, укытучы буларак, 6 ел блогерларны карап барам. Ул хата! Элементар, тупас хаталар! «Килмәячәк» урынына «килмиячәк» диюләр, -да, -дә, -та, -тә кушымчаларының язылышын татар блогерларына гомер өйрәтмәгәннәр диярсең. «Ткб», «рхмт» дип язудан гомерегез миллион ел булыр инде, ул кадәр секундларны экономиялисез. «Рәхмәт», «туган көнең белән» дип язу авырмы ул? Журналистлардан материалны бирү буенча күп әйбергә өйрәнеп була. Блогерга журналист кебек булу өчен әле бер капчык тоз ашарга кирәк, – диде ул.

Чулпан Гарипова: «Журналист блогер була ала, әмма блогер журналист була алмый», – дип куәтләде.

«Идел» журналының баш мөхәррире Рәмзия Галимова блог алып баруны үзе өчен «өченче смена эш» кебек, ди.

Журналистка үзенең шәхси брендын популярлаштыру бик мөһим. Мәсәлән, минем өчен социаль челтәрләрне алып бару – өченче смена кебек. Мин болай да 8-9га кадәр эштә. Өйгә кайткач, 12гә кадәр сторизлар, статуслар кертәм. Бу күп вакытны ала. Без блогерлар белән һәрвакыт хезмәттәшлек итәбез. Журналистлар һәм блогерлар дус, бердәм яшәргә тиеш, – диде.

Алманиядә яшәүче блогер Миләүшә читтә торып та блогын татар телендә алып бара.

Блогны «Арча кызы Миләүшә» исеме белән алып барам. 4 ел элек татар телендә алып бара башладым. Мин 20 елдан артык Алманиядә яшим. Анда укыдым, кияүгә чыгып калдым. Читтә яшәгәндә телең тагын да якыная. Мин язылучыларым белән аралашып торам, барысы белән дуслашып беттек, хейтерларым да юк. Заманында Алманиянең исеме матур түгел иде, хәзер бөтенләй башка булуын күрсәтәм. Блогны татар телендә алып барып, еракта яшәп тә, милләткә якынаясың, – ди ул.

Соңыннан «Ялкын» журналының баш мөхәррире Илназ Фазуллин «Шәп блогер» проекты турында сөйләп үтте.

«Шәп»нең асылы бик гади – татар телендә аккаунтларын алып барган блогерларны берләштерү, заманча, мәгънәле контент эшләү.

Очрашу барышында ике яклы фикерләр туды. Миллилек өлкәсенә килгәндә, өлкән буын кешеләре консерватив эшчәнлекне алып бара. Милли образдан гына чыгыш ясарга кирәк, гел татарча гына сөйләшергә, диләр. Заманча трендлар, идеяләрне кабул итүчеләр сирәк. Без яшьләр белән эшлибез, аларга шундый трендлар аша барып җитеп була. «Шәп»тә яшьләр өчен заманча, кызыклы контент булдырабыз. Татар мохитенә яраклаштырып, заманның актуаль трнедларын кулланып контент эшләсәк, балаларны татар телендә сөйләштерүгә бер өлеш кертер идек, – диде ул.

Бу очрашуның нәтиҗәсе булыр, дип өметләнеп калабыз.

Читайте на 123ru.net