Новости по-русски

«Карап торышка идеаль юл» – Гүзәлем күңелсез хәлгә очраган

«Карап торышка идеаль юл» – Гүзәлем  күңелсез хәлгә очраган

Җырчы Гүзәлем Казанга кайтып килешли юлда күңелсез хәлгә очраган. Тәгәрмәче тишелеп, аңа күпмедер вакыт трассада утырырга туры килгән. Әле, өстәвенә, запас тәгәрмәче дә булмаган.

«Туган көннән иртәрәк киткән идем. Имеш, өйгә кайтам да, барлык эшләремне эшләп бетерәм. Карап торышка идеаль юл, ләкин мин тәгәрмәчемне тиштем. Кадак кердеме, белмим. Сәер тавыш ишетеп, туктадым. Салаватны чакыртырга туры килде. Башкаларны туктатудан мәгънә юк, чөнки запас тәгәрмәчем үзем белән түгел», – дип аңлаткан хәлне җырчы.

Ярдәм артык озак көттермәгән үзе. «Да, малай. Казаннан 50 чакрым. Шиномонтажка да, запаска да, докатка да юк, инәңнең кү…» – ди, Салават, хатынының «Мерс»ындагы тәгәрмәчне алыштыра-алыштыра.

«Салават кайвакыт менә шулай ачулана да әле ул», – дип, смайллар белән язып куйган Гүзәлем.

Читайте на 123ru.net