Новости по-русски

«Шомырт, кура җиләге...» – Нинди үсемлекләр өйнең нигезен җимерә?

«Шомырт, кура җиләге...» – Нинди үсемлекләр өйнең нигезен җимерә?

Кайбер үсемлекләр өйнең нигезен җимерергә мөмкин. Шәхси йорт хуҗаларына фундамент янына утыртырга ярамый торган агачлар турында белеп тору хәерле. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Шомырт – аның тамырлары зур, төрле якка 10 метрга кадәр таралырга мөмкин. Һәм фундамент шомырт тамырына киртә түгел.

Өй янына кура җиләге һәм кара бөрлегән утыртырга уйласагыз, нигез янын казып, металл такталар яки шифер куегыз. Бу кура җиләге белән бөрлегән тамырына койма булыр.

Сырганак тамырлары бик тиз тарала, алар фундаментка шактый зыян китерә. Сырганакның бакча сортлары кыргый сырганак кебек күп итеп таралмый икәнен истә тотыгыз.

Йөзем (девичий виноград) та фундаментка зыян китерә – аның тамырлары ярыкларга кереп үсә. Бу куак бик тиз үсә, 2-3 сезоннан соң тәрәзәләрне, вентиляцияне каплый, өй тышының астына кереп үсә һәм тышлыкка зыян китерә.

Читайте на 123ru.net