Новости по-русски

Помидор орлыгын ничек алырга?

Помидор орлыгын ничек алырга?

«Бакчачы Лилия» сәхифәсен алып баручы блогер бакчачылык буенча киңәшләр бирә. Бу юлы ул помидор орлыгын ясарга өйрәткән.

Яхшы сортлы помидорларны дүрткә кисәргә һәм орлыкларын алырга, өстенә су салырга. Шуны даими болгатып торырга, өстенә күгәрек чыкканын көтәргә. Болай әзерләгәндә, иммунитеты көчле орлык була.

Аннары салкын су белән юдыртып, кояш төшми торган урынга кәгазь өстенә куярга.

Помидор орлыкларының сортларын язарга, кәгазьгә төреп сакларга, пакет эченә салырга киңәш ителми.

Видео Лилия Мортазинаның Телеграм-каналыннан.

Читайте на 123ru.net