Новости по-русски

Марат Газизов истәлегенә: «Күрәсеңдер, күпме кеше озатырга җыелган»

Марат Газизов истәлегенә: «Күрәсеңдер, күпме кеше озатырга җыелган»

Композитор, музыкант Фәнис Закиров вакытсыз гүргә кергән алып баручы, «Арча Шамкае» буларак танылган Марат Газизовның якты истәлегенә шигырь язган. Эстарада артистлары белән эшләүче Рөстәм Галимҗанов хушлашырга килүчеләрнең бик күп булуын социаль челтәрдә күрсәтте. «Яхшы кеше идең шул, Марат абый. Сине озатырга күпме халык килгән», – дип яза.

Марат Газизовның якты истәлегенә багышлана

Марат – мизгел, Марат – сизгер,

Безгә торадыр карап,

Синдә бүген безнең күңел,

Күпләр яраткан Марат.

Янды Марат йолдыз булып,

Яктылыкка үрелде,

Бүген дә ул, нурлар тулып,

Чәчкәләргә күмелде.

Күрәсеңдер – күпме кеше,

Озатырга җыелган,

Кемнәр түзми, кысып тешен,

Кемгә елау тыелган.

Горурланып карыйсыңдыр,

Дуслар, туганнар диеп,

Гаҗәпләнеп саныйсыңдыр –

Кемнәр тора баш иеп?

Башлар иядер һәркемнәр,

Егет булган чын иргә,

Синдәй егет булган ирләр,

Сирәк була, гомергә.

Кеше күңелен күрүчеләр,

Була, гадәттә, сирәк,

Түгел җырчы, биючеләр…

Мәҗлескә – Марат кирәк!

Күпме парны парлы иттең,

Яңа тормыш башладың,

Үзең генә иртә киттең,

Бу дөньяны ташладың…

Ахирәттә синдәй, егет,

Чын кешеләр кирәктер.

Монда кирәк булган кебек,

Керсез җаннар сирәктер.

Иңсен инде буген кылган,

Догаларның ташкыны,

Керсәң иде насыйп булган,

Җәннәтләргә, ашкынып!

Якыннарың, түзем булып,

Бирсен Аллаһ сабырлык.

Көч-куәтләр килеп торып,

Гомер буйлап барырлык.

Биек йолдыз, сүнмәс өмет,

Балкыдың, якты яндың,

Күңелләрдә гади егет,

«Безнеке» булып калдың.

...Тормыш – мизгел, Марат – сизгер,

Безгә торадыр карап,

Синдә бүген безнең күңел.

Күпләр яраткан Марат…

04.08.2024

Читайте на 123ru.net