Новости по-русски

«Без идеаль гаилә түгел, әмма...» – Гөлназ Асаева иренең туган көненә сюрприз әзерләгән

Гөлназ Асаева ире Вилдан Шәмсетдиновның туган көнен онытылмаслык ясап, аңа Мисырга 2 кешелек юллама бүләк иткән. Һәм, әлбәттә инде, Вилданның юлдашы – ул үзе.

«Ничек сиңа сюрприз, Илдарыч?

Без идеаль гаилә түгел, бәхетле мизгелләребез күп, сиңа түзеп булмаган чаклар да юк түгел. (Шулай ук миңа да). Әмма без бер-беребезне үлеп яратабыз. Бу юлны бергәләп узарбыз дип ышанам. Һәрвакыттагыча позитивта булып, тормыштан барысын да алып яшәвеңне, бәхетле булуыңны телим.

Инде 7нче ел рәттән синең туган көнеңне чын бәйрәмгә әверелдерергә тырышам. Бу юлы да килеп чыкты дип уйлыйм. 28нче туган көнеңне син беркайчан да онытмассың. Туган көнең белән, Вилдан Илдарович», – дип котлаган җырчы тормыш юлдашын.

Асаева сүзләренчә, хәзерге вакытта Мисырда искиткеч яхшы һава торышы. Алар Хургада шәһәрендәге кунакханәдә ял итәләр. «Бу көннәрдә йокыны бәрәм» дип килгән иренә Гөлназ йокларга гына ирек бирми икән. Ул аны әле тегендә, әле монда барыйк дип аптыратып йөри.

Сүз уңаеннан, җырчылар гаиләсе Вильданның туган көнен каһвә белән генә бәйрәм иткән.

«Динә туганнан соң Вильдан алкогольле эчемлекләрдән баш тартты. Коры закон бездә, һәрвакыттагыча», – дип, каһвәле стаканнарын күрсәткән Асаева социаль челтәрләрдә.

Читайте на 123ru.net