Новости по-русски

Тукай районында 4 баласы, ире, абыйсы, әнисе янып үлгән хатын йортка утны үзе төрткән?

Тукай районында 4 баласы, ире, абыйсы, әнисе янып үлгән хатын йортка утны үзе төрткән?

Узган елда Тукай районының Сәет авылында булган янгында 7 кешелек гаилә һәлак булган иде. Әлеге эшне тикшерү йомгаклары буенча хуҗабикә – һәлак булган балаларның әнисе – 30 яшьлек Ильмирага 2 маддә буенча гаепләү белдерелде. Җинаять эше Татарстанның Югары судына тапшырылган, дип яза «Челнинские известия» газетасы.

Тикшерү нәтиҗәләре чын шок була: 4 баласы, ире, әнисе һәм абыйсы тереләй янып үлгән хатынны тикшерүчеләр гаепле дип саный. Ул «Хулиганлык ниятеннән аңлы рәвештә ут төртү һәм аеруча рәхимсезлек белән 2 яки аннан да күбрәк кешене үтерү» маддәсе буенча гаепләнә.

Искәртеп үтик, янгыннан соң шундук җинаять эше ачылды, әмма ул вакытта «Саксызлык буенча кеше үтерү» маддәсе буенча ачылган иде. Янгынның ут белән саксыз эш итү яки электр чыбыгында кыска ялганыш аркасында килеп чыгу версияләре ткишерелде. Әмма хәзер тикшерү башка фикердә.

Югары судның матбугат сәркатибе Наталья Лосева мәгълүматлары буенча, 12 августка утырыш билгеләнгән. Бу – суд процессының башы була: ходатайстволар каралачак. Зыян күргән һәм гаепләнүче булып саналган хатын-кызның адвокаты эшне присяжныйлар катнашында карауны сораган.

Процессны судья Айрат Ибәтуллин алып барачак. Су утырышлары ябык узачак.

Әлеге коточкыч фаҗига 2023 елның 18 июнендә Тукай районының Сәет авылында булды. Шәхси йортта чыккан янгында 3 олы кеше һәм 2016-2019 елгы 4 бала һәлак булды. Аларның үлем сәбәбе – сөрем газы белән агулану.

  • «Бер гаиләдән 7 мәет» – Тукай районында янгын корбаннары белән хушлаштылар

8 кеше яшәгән 100 квадрат метрлы, янкормалы иске бүрәнә йорт янып көлгә әйләнде. Ул көнне төштән соң гаилә йокларга ята. Ә 29 яшьлек хуҗабикә сүзләренчә, бу вакытта ул маллар карарга чыгып киткән була.

Авыл халкы яңа йорт төзергә 500 мең сум җыйган. Хәзер яшь хатын шул ук авылда әтисе йортында яши (әти-әнисе аерылышкан), колхозда эшли.

Читайте на 123ru.net