Новости по-русски

«Берни калмаган». Балалар ипи кыздырырга учак яккач, өй, гараж һәм сарай янып беткән

«Берни калмаган». Балалар ипи кыздырырга учак яккач, өй, гараж һәм сарай янып беткән

Мордовиядә балалар ипи кыздырырга маташкан аркасында өй янып беткән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Красноармейский бистәсендә 8 яшьлек ике малай ишегалдында учак ягып, ипи кыздырмакчы була. Җил учакны зурайта, ялкын гаражга, сарайга һәм өйгә күчә.

Балалар да, өлкәннәр дә зыян күрмәгән, янгынны сүндергәннәр. Өйдән берни дә калмаган диярлек.

Коткаручылар кисәтә: балаларга ут белән шаяру куркыныч булуын аңлатыгыз, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net