Новости по-русски

«Үләм, дуракмы соң син?» – Зәринә Хәсәншина әнисен гаҗәпкә калдырган

«Үләм, дуракмы соң син?» – Зәринә Хәсәншина әнисен гаҗәпкә калдырган

Зәринә Хәсәншина әнисен бик матур итеп туган көне белән котлаган. Җырчы якын кешесен залга чакырып чыгарып, искиткеч зур чәчәк букеты бүләк итә. Әнисенең реакциясе генә көтелмәгән була. «Үләм, дуракмы соң син? Нишлисең! Кара әле! Бүтән мондый букетлар алма, дидем инде мин сиңа», – дип гаҗәпләнеп тә, сөенеп тә кычкырып җибәрә ул.

«Дөрес түгел реакция, әни. «Минем кебек шәп букет бит бу», – дип әйтергә тиешсең син.

«Бу – миңа караганда да зуррак. Нигә шулай итәсең соң инде, кызым? Бу инде һәйкәлләргә куя торган букет хәтле, моны күтәреп тә булмый бит», – ди Фәнисә апа.

«Чөнки 55 яшь – бер генә була ул. Безнең мәхәббәттә күп еллар яшәргә язсын сиңа», – дип кочаклап үбә җырчы әнисен.

«Бүген иң кадерле кешем – әниемнең туган көне. Аңа 55 яшь тулды. Әни, син булганга мин бар бу дөньяда... Мин аны сезгә гел ачулы, усал итеп күрсәтсәм дә, әнием – иң чиста күңелле, олы йөрәкле кеше. Һәрвакыт барыбызга да «ашыгыч ярдәм»! Ул балаларны үлеп ярата, шуңа да бәлки, 30 елдан артык укытучы булып хезмәт куядыр! Әйе, ул – усал, әле ярый шундый булгансың да безгә дөрес тәрбия биргәнсең, дим. Кечкенә чакта ук минем җырчы буласыма ышанган кеше, «юк инде, әни, мин куркам» дигәндә дә, башта эт итеп сүгеп, аннан кочаклап-сөеп, мең дә бер көч һәм таяныч бирүче.

Балалар туганда ук үзләре сайлыйлар, ди, әти-әниләрен… Белмим, кайсыбыз шуның кадәр «везунчик»тыр.

Бик яратам, хөрмәт итәм, әни! Әти белән икегез исән-сау булып, бик озак еллар борын астыннан гына мыр-мыр килеп йөрсәгез дә, безгә шул җитә», – диптә яза видео янында Зәринә Хәсәншина.

Әлеге видео янында күпләр үзләрен һәм әниләрен таныганнар. «Акчаң күп булса, акчалата гына бир, дурак», – дип тә өсти әле минеке», «Нәкъ минем кебек. Мин дә шулай. «Һәйкәлләргә куя торган» дигән сүзе генә үтерде. Өч тапкыр карадым», – дип язалар һәм Фәнисә апага бәхетле, озын гомер тели Зәринәнең социаль челтәрдәге дуслары.

Читайте на 123ru.net