Новости по-русски

Җырчы Илнат Фәрхуллин концертлары вакытында тәнәфестә ашарга пешерерме?

Җырчы Илнат Фәрхуллин концертлары вакытында тәнәфестә ашарга пешерерме?

«Казан егетләре» төркеменең элеккеге солисты, җырчы Илнат Фәрхуллин социаль челтәрдәге сәхифәсендә ашарга пешерә белүен, алай гына да түгел, яратып пешерүен дәлилләп, видеолар белән уртаклашып тора. Бу юлы ул «бишбармак» пешергән.

Ашарга әзерләгәнен төшергән һәр видео «күбәләк» дип кинәт җырлап җибәрү белән тәмамлана. Кайбер кешеләр видеоларны нәкъ менә шул «күбәләк»не ишетү өчен генә каравын да яшерми. Яңа видеога комментарийда җырчыга «Күбәләк» дигән ресторан ачарга тәкъдим иткәннәр.

«Күбәләк очты» – Илнат Фәрхуллин сәхнәдән тамашачы өстенә сикергән

«Бу елда концертларыгызда тәнәфес вакытында ашарга пешерергә уйламыйсызмы? Рәхәтләнеп килер идем», – дип язучыга «ә бу – идея» дип җавап биргән Илнат Фәрхуллин.

«Кәләшеңә повезло», «Бигрәк уңган бит», – дип мактап та, көнләшеп тә язучылар бар.

Читайте на 123ru.net