Новости по-русски

«Мактанчык» — Илсөя Бәдретдинова яңа концерт сезонында 2 җыр саен күлмәген алмаштырачак

Татар эстрадасының иң популяр җырчыларыннан берсе Илсөя Бәдретдинова һәм аның бандасы, мәш килеп, яңа сезонга әзерләнә. Тамашачыларны «Күрсәтәсем килә» дип аталган концерт программасыннан өзекләр белән таныштыра да башладылар. Һәрвакыттагыча «ИБ бандасы» халыкны шаккатырырга исәпли.

«Яңа программаның тәртибен язып утырам. Тәртипсез килеп чыга... 30 номерга 15 күлмәк була. Күп кебек... Берсен дә төшереп тә калдырасы килми... #күрсәтәсемкилә бит... Нишлим соң?» – дип, җырчы үзе дә аптырап калган.

Бу уңайдан тамашачы үз фикерләрен калдырган:

«Ничек телисең, шулай төзе программаңны, берсен да калдырма, барысын да күрсәт, запаска да әзерлә берничә җыр, барыбер җитми кала, сине күреп тә, тыңлап та туеп булмый. Илсөя, молодец, уңышлар сезгә!»;

«Ярар инде, берничә күлмәгеңне киләсе сезонга калдыр, үзеңә җиңелрәк булыр»;

«30 номер өчен 15 күлмәк әз әле, 30 күлмәк кирәк! Билетлар алып куйдык, көтәбез»;

«Барысын да күрергә киләбез. Концерт әллә ничә сәгать барсын шунда, 2 антракт ясарсыз, озакка китсә»;

«Бер дә күп булмас! Җитми дә калыр әле! Һәр елны шулай, җитми кала! Көтәбез! Бөтенесен күрсәтәсе, ярармы?»;

«Бигрәк матур күлмәкләр, әлбәттә, күрсәтергә кирәк. Тырышып теккәннар, шулкадәр килешә. Сокланып карыйм»;

«Мактанчык»;

«Һәрвакыттагыча авыз ачып утырырлык булсын»;

«Тагын берничә җыр өстә инде»;

«И, нәрсә инде ул 15 күлмәк, 50 булмагач».

Читайте на 123ru.net