Новости по-русски

Су астыннан бәрәңге алучылар турында видео чыкты

Социаль челтәрләрдә 3 ир-атның су астыннан бәрәңге алган видеосы таралды. Әмма видеоның кайда төшерелгәне турында мәгълүмат юк.

Узган атна дәвамында яңгыр ишеп яву сәбәпле, кайбер урыннарда бәрәңге бакчасын су баскан. Халык печән җыя алмый аптырый.

Башкортстанда көчле яңгырлардан соң су агымы сыер көтүен агызып киткән

Видеога төшерүче кыз «без балыкка килдек» дип көлә. 3 ир-ат судан бәрәңге ала, берсе сәнәк белән казып тора, икесе су астыннан бәрәңге чүпли, былчырак бәрәңгене суда юып, чиләккә тутыра. Алар ничек тә икенче икмәк уңышын саклап калырга тырыша.

«Нинди хисләр кичерәсез?» – дип сорый видео төшерүче.

«Гомердә беренче тапкыр болай итеп бәрәңге алабыз», – ди аптыраган ир-ат.

Әмма комментарийларда уңышны саклап булмаячагы турында язалар.

«Без дә Ишимбайда сезнең шикелле үк судан бәрәңге казып алдык»;

«Череп беткәнче, яшь бәрәңгене сатарга кирәк. Көз шул акчага үзегезгә сатып алырсыз»;

«Бу бәрәңге сакланмаячак, аны – базарга», – дип ,әрәм хезмәт булуына ишарәләгән халык.

«Дөге утыртырга кирәк булган», – дип урынсыз шаяручы да бар.

Читайте на 123ru.net