Новости по-русски

Чын балны ясалмадан ничек аерырга?

Базарларда һәм таныш түгел умартачылардан чын бал сатып алам дип, ясалма бал алып ныклап алданырга мөмкин. Ничек алданмаска һәм чын балны ясалмадан ничек аерырга? Бу хакта «Өмет» газетасы яза.

Дәүләт мәгариф университетының табигый фәннәр деканы, биолог Ирина Лялина раславынча, агызганда табигый бал өзлексез, ягъни өзелмичә, таучык хасыйл итеп, сузылып ага һәм савытта акрын гына тарала. Шулай ук аны кашыкка урап була. Ясалма бал исә тамчы сыман тама һәм савытта тиз тарала. Табигый бал савыттагы салкын суда акрын эри һәм утырма (осадок) калдыра. Ясалмасы исә тиз эри һәм утырма калдырмый.

Фото: © Гөлүзә Василова

Белгеч балны тәлинкәгә тамызып, өстенә салкын су салып тикшереп карарга да киңәш итә, чөнки балның «хәтере» бар, ди ул. Суны тәлинкәдә селкеткәннән соң, әгәр бал чын булса, кәрәз хасил була. Моннан тыш, табигый бал хуш исле һәм катлаулы тәмгә ия. Тәмләп караганда башта аның татлылыгы сизелми, ул соңыннан килә. Мондый балны күп ашап булмый: ул «майлы» һәм «авыр» тоела. Ясалма бал исә артык татлы була, хуш исе булмый.

Биолог билгеләвенчә, якынча 8 айдан соң табигый балда кристаллар хасыйл була. Ясалма продукт исә озак вакыт сыек булып кала.

Видео: Гөлүзә Василова

Тикшереп карауның тагын ике ысулы. Кәгазьгә тамызганда табигый бал таралып китә, ясалма бал исә дымлы тап калдыра. Йод белән тикшереп карарга мөмкин: балга су салып болгатырга һәм өстенә йод тамызырга. Катнашма зәңгәрләнсә, димәк, балда крахмал бар. Табигый балны кәгазьгә тамызып яндырып карарга да була. Табигый булса, янарга тиеш, ясалмасы янмый.

Ә сез балны тикшереп карауның нинди ысулларын беләсез?

Фото: © Гөлүзә Василова

Читайте на 123ru.net