Новости по-русски

Хатын-кызларга яшь булып калу өчен нәрсә ашарга?

Диетолог Анна Коробкина хатын-кызларның яшьлеген озынайта торган азык-төлек турында сөйләгән. Бу турыда «Вечерняя Москва» яза.

Белгеч сүзләренчә, рационда аминокислоталарга бай ризыклар, мәсәлән диңгез ризыклары – креветкалар, гребешки һәм мидияләр булырга тиеш. Шулай ук оксидлашу процессын һәм күзәнәкләр картаюын булдырмый торган таурин да яшьлекне сакларга ярдәм итә.

Моннан тыш, турыдан-туры күзәнәкләр регенерациясенә йогынты ясый торган пролин да кирәк. Ул аксымлы ризыкларда, мәсәлән йомыркада була.

Лейцин мускул тукымаларын тонуста тота, майлар алмашын көйли. Ул колбасада була. Чөнки колбасада ит һәм соя бар. Ләкин колбасаның табигый составлысын сайлагыз.

Глицин нерв импульсларын тапшыруны, когнитив сәләтне һәм игътибарны яхшырта, ул чикләвекләрдә була.

Метионин майлар, фосфолипидлар һәм гормоннар алмашында катнаша, организмны детоксикацияли, ул сояда һәм сөттә бар.

Туклану балансланмаган булса, организмга микроэлементлар җитмәсә, кеше вакытыннан алда картая, ди табиблар.

Читайте на 123ru.net