Новости по-русски

«Адаштыңмы? Курыкма!» – урманга барганда төп кагыйдәләр

Урманга барырга җыенган кешеләр өчен кагыйдәләрне Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы телеграм-каналында искәрттеләр.

Якынча маршрутыңны һәм әйләнеп кайту вакытыңны туганнарыңа һәм танышларыңа әйтеп калдыр.

Ачык төстәге куртка ки.

Үзең белән шоколад, чикләвек, зажигалка, фонарь һәм дарулар ал.

Телефонның зарядкасы җитәрлек булырга тиеш.

Урманга керер алдыннан, як-ягыңа карап, төп ориентирларны билгелә: юл, елгалар, торак пунктлар, электр тапшыру линияләре.

Урманга ялгыз бармау хәерле.

Адаштыңмы? 112 номерына шалтырат. Иң мөһиме – паникага бирелмә, урыныңда гына торып тор.

Читайте на 123ru.net