Новости по-русски

Җырчы Татьяна Ефремова ире белән бәби табуы турында: «Элек басуда бала табу кебек»

Татьяна Ефремова күптән түгел беренче тапкыр әни булды: аның кызы туды. Җырчы сабыен ничек табуы турында социаль челтәрдә уртаклашты.

«Палатада без өчәү идек: мин, акушер һәм ирем. Алар икесе бергә баланы тудырырга ярдәм итте. Аннан соң безнең «алтын сәгать» булды. Бала тууга, кызымны әтисенең күкрәгенә салдылар, аннары – минекенә. Баланың иммунитетын көчәйтә торган микрофлораны ныгыту өчен, ата белән анага «гәүдәгә – гәүдә», – дип аңлата Татьяна.

Ул бу алым турында интернетта булган мәгълүматны да урнаштырган.

«Бала тапканнан соң «алтын сәгать» нәрсә ул һәм нигә ул «алтын» дип атала? Бала туганнан соң узган беренче 60 минутны шулай атыйлар. Баланы әнисенең корсагына куялар, юрган каплыйлар, һәм аларга элемтә булдыру өчен вакыт бирелә», – дип аңлатыла бу өзектә.

Күпләрне минем вертикаль рәвештә бала тудыруым гаҗәпләндерә. Моның нәрсә икәнен күпләр белми икән. Якынча болай: «элек басуда бала табу» кебек, – дип бүлеште яшь әни үзенең тәҗрибәсе белән.

Читайте на 123ru.net