Новости по-русски

Гөлия Вәлиәхмәтовадан тәмле шарлотка рецепты

Блогер Гөлия Вәлиәхмәтова социаль челтәрдәге сәхифәсендә үзе пешергән шарлотканы гына яратуы турында әйтте һәм рецепт белән уртаклашты.

Ингредиентлар: ярты кап атланмай, 3 йомырка, 2 аш кашыгы манный ярмасы, 2 аш кашыгы он, 100-150 грамм чамасы шикәр комы, көпшәкләндергеч яки сода, алма.

Алманы үзегез теләгәнчә турарга, камырга салып болгатырга.

Табаны майларга һәм бу массаны салырга. Духовкада әзер булганчы пешерергә.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Читайте на 123ru.net