Новости по-русски

Балны ничек дөрес сакларга? Умартачы киңәшләре

Дөрес шартларда бал 1000 елга кадәр саклана ала, диләр.

Умартачы Фируз Мукимов балны суыткычта сакларга киңәш итә. Аның сүзләренчә, җәй көне югары температура (+35 градус) продуктның сыйфатына тискәре йогынты ясарга мөмкин. Бу аеруча карабодай балына кагыла. Бу турыда «Әлмәт таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Мукимов шулай ук кыш көне балны балконда сакларга мөмкин, ди, чөнки ул салкыннарга һәм температура үзгәрешләренә чыдам.

Бал яктыны һәм дымны яратмый. Шуңа балны каплап, салкынча һәм караңгы урында саклыйлар. Иң яхшысы: керамика, эмаль савыт куллану. Дымлы урында бал әчи башлый. Ә якты урында тотсаң, файдалы үзлекләре кими.

Балны 40 градустан югарырак температурада җылытканда файдалы матдәләре кими, диелгән хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net