Новости по-русски

Айдар Галимовның улын беренче тапкыр социаль челтәрләрдә күрсәттеләр

Татарстанның халык артисты Айдар Галимовның кызы Айгизә Галимова гаиләләренең төпчеге – энесе Даниярның фотосын күрсәтте.

Айдар Галимовның ике кызы – Айгизә дә, Гүзәл дә – публика кешеләре. Айгизә – үзе дә артист, сәхнәләрдә рус һәм татар телләрендә чыгышлар ясый. Гүзәл – телевизион тапшырулар алып баручы, популяр блогер. Ә менә аларның энеләре Даниярның социаль челтәрләрдә бер дә күренгәне юк. Матбугат чараларындагы фотоларда да Айдар Галимовның улы белән төшкән бик күптәнге фотоларын гына очратырга була.

Айгизә бу хәлгә төзәтмә кертергә булган. Бер «подписчигы»ның: «Сез бертуган энегез белән аралашасызмы? Ул бер дә күренми», – дигән соравына җавап итеп, ул энесе белән төшкән уртак фотоларын куйды.

«Минем гаиләмдәге 5 кешенең 3се – публика кешеләре. Кемгә дә булса камера яратмаска рөхсәт итегез инде. Бу – минем яраткан бертуган энем. Социаль челтәрләрдә мин тормышымның 10 процентын гына күрсәтәм», – дип яза Айгизә.

Айдар Галимовның улы 2005 елда туды. Улына Данияр исемен сайлавын Айдар Галимов «Локомотив» футбол клубындагы талантлы татар футболчысы Динияр Билялетдинов хөрмәтенә дип аңлаткан иде.

Читайте на 123ru.net