Новости по-русски

Фирдүс Тямаев төркемендә эшләүче җырчының туе булган

Фирдүс Тямаев төркемендә эшләүче яшь җырчы, музыкант Радик Шәрәфиевнең туе булган. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

Шулай ук аның кәләше Динара да туйдан матур фотоларны куеп, «Иң бәхетле көннәремнең берсе» дип язган.

Яшь җырчы сөйгәненә багышлап җыр да яздырган. Аның сүзләрен һәм көен дә үзе язган. «Динара» исемле кызлар, рәхәтләнеп, үзләренә багышланган җырны тыңлый ала.

Радик Шәрәфиевны күпләр «Казан егетләре» төркеменең элекке солисты буларак та белә.

Читайте на 123ru.net