Телефоннарны тыю һәм хәрби әзерлек: 1 сентябрьдән мәктәп укучыларын нинди яңалыклар көтә
«Балалар дәресләр вакытында телефоннардан файдалана алмаячак»
Укучылар 1 сентябрьдән уку процессында мобиль телефоннар куллана алмаячак, дип хәбәр итте Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Татарстан Онлайн» проекты кысаларында узган туры эфир вакытында.
Бу локаль түгел, ә федераль яңалык – бөтен Россия буенча шулай булачак.
«Тиешле закон үз көченә керде инде. Мәктәпләрдә балалар дәрес вакытында телефоннан файдалана алмаячак, хокуклары юк. Аларны укытучыга тапшырырга кирәк булачак. Дәрес вакытында бернинди сөйләшүләр дә булырга тиеш түгел. Дәрестә телефонны кабызу һәм укытучыны яздыру урынына аны тыңларга, хөрмәт итәргә кирәк», – дип белдерде ул.
Шул ук вакытта, министр фикеренчә, мобиль телефоннар ашыгыч хәл очрагында укытучы алырлык урында булырга тиеш.
«Законны хөрмәт итәргә кирәк, шуңа күрә укытучы (телефонны куллануны) тыярга хокуклы. Укытучы законны үтәргә тиеш, шуңа күрә бернинди телефоннар да юк. Әйдәгез, тагын магнитофон, рация, ниндидер элемтә чаралары белән дә килик. Аларны өйдә файдаланырга мөмкин, ә сыйныфта – юк», – ди министр.
Һадиуллин сүзләренчә, мобиль телефоннар кайбер көллиятләрдә һәм техникумнарда да тыелган: студентлар, дәресләргә килгәч, телефоннарын тапшыра.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Хәрби белемнәр һәм җыеннар
Тагын бер яңалык: бу уку елыннан «Тормыш иминлеге нигезләре» предметы урынына укучылар «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре»н өйрәнәчәкләр, дип хәбәр итте Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.
Яңа фән 8-11 сыйныф укучыларына кагыла. «8 һәм 9 сыйныфлар өчен хәрби белем нигезләре һәм 10 һәм 11 сыйныфлар өчен хәрби әзерлек нигезләре буенча 2 модуль өстәлде», – дип ачыклык кертте Һадиуллин.
Министр сүзләренчә, әлеге фән кысаларында укучылар 8нче сыйныфтан соң – 3 көнлек, ә 10нчы сыйныфтан соң 5 көнлек җыеннар узачак.
«Җыеннар – ул функциональ грамоталылык кебек. Ягъни белемнәрне практикада куллану. Монда бернинди куркыныч та юк», – ди министр.
Ул «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре»н укыту өчен, республикада «Тормыш иминлеге нигезләре»н укыткан 1000нән артык укытучының укулар узуын әйтте.
«Предмет патриотик тәрбия, Конституция, дәүләт структурасы, хәрби әзерлек буенча тулы белем алу өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән», – дип аңлатты Һадиуллин.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Балалар куллары белән эшләргә, нәрсәдер булдырырга тиеш»
«Хезмәт» («Технология») дәресендә кайбер үзгәрешләр көтелә. Мондый дәресләр 1-9 сыйныф укучыларының дәресләр расписаниесенә керәчәк, дип хәбәр итте министр.
«1нче сыйныфта – 1 сәгать, 5-7 сыйныфларда – 2 сәгать, 8 һәм 9 сыйныфларда 1 сәгать каралган. Элек 5 модуль иде, тагын 3 модуль өстәлде, шул исәптән робототехника буенча», – диде Һадиуллин.
Аның сүзләренчә, «хезмәт» – җитди предмет. «Совет мәктәбендә ул бар иде, без барыбыз да станокларда эшли белә идек. 90нчы елларда күп мәктәпләр остаханәләрне япты. Бүген без балалар куллары белән эшли, нәрсәдер булдыра алсын өчен, аларны ачарга, җиһазлар белән тәэмин итәргә кирәк, дигән фикергә килдек. Зур мәктәпләрдә инде 1146 хезмәт кабинеты бар», – диде ул.
Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хезмәт кабинетларын җиһазландыру буенча 5 еллык программаны эшләргә кушкан.
«Федераль эш программалары бар. Быел әлегә укытучылар өчен методик киңәшләр генә булачак. Россиядә дәреслекләр юк әле», – диде ул.
Фото: © Татар-информ», Михаил Захаров
Мәктәпләрдә 20 физика-математика сыйныфы ачылачак
Төгәл фәннәрне популярлаштыру өчен, Татарстанда «физик-математик алгарыш» проекты эшләтеп җибәреләчәк. Һәм инде уку елы башыннан ук мәктәпләрдә 20 физика-математика сыйныфы ачылачак, дип хәбәр итте Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы. «Бу елга һәм 2025 елга финанслау алдык», – дип тә өстәде ул.
Моннан тыш, проект кысаларында 1 сентябрьдән 5-7 сыйныф укучылары өчен 100 физика-математика түгәрәге ачылачак. Ә 100 укытучы, шуларда укыткан өчен, ай саен 10 мең сум өстәмә түләү алачак.
Шулай ук уку елы ахырында физика һәм математика укытучыларына эш нәтиҗәләре буенча 25 мең сум күләмендә грантлар бирү планлаштырыла.
Моннан тыш, югары нәтиҗәләргә ирешкән балалар белән эшләүче математика, физика һәм химия укыткан яшь укытучылар 20 мең сум алачак. «Бу – бик зур проект. Без аны 3 елга планлаштырдык», – дип өстәде Һадиуллин.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Укытучылар кытлыгы мәсьәләсе әлегә хәл ителмәгән»
Гомумән, Татарстанда укытучылар җитми. Шуның аркасында педагогларның 35 проценты 1,5 ставкага эшли, диде мәгариф һәм фән министры.
«Бу – зур йөкләнеш. Төп фәннәр – рус теле һәм математика укытучыларының 50 проценты шулай ук зур йөкләнеш белән эшли. Бүгенгә укытучылар кытлыгы мәсьәләсе әлегә хәл ителмәгән», – диде ул.
Шул ук вакытта ел саен республика югары уку йортларын 4 меңнән артык, педагогика көллиятләрен 1000 кеше тәмамлый. «Бик күп укытучылар чыга, ләкин барысы да укытучы булып эшкә урнашмый. Шуңа күрә кадрлар проблемасы кала», – ди Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.
Укытучылар җитмәү мәсьәләсен хәл итү өчен, Татарстан мәктәпләрендә профильле психологик-педагогик сыйныфлар ачыла. «Инде өченче ел шулай эшлибез. Узган ел шундый 320 сыйныф ачылды, быел алар тагын да күбрәк булачак. 221 мәктәп мондый эшне 8нче сыйныфтан алып башкара. Без үзебезгә кадрлар әзерлибез, ансыз мөмкин түгел», – диде министр.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Балаларның иминлеге – беренче урында, шуңа күрә барысы да уяу булырга тиеш»
Татарстан бюджетыннан мәктәпләрне саклауга 1,5 млрд сумга якын акча бүлеп бирелгән. Һәм бу эш дәвам итәчәк, ди Һадиуллин.
«Балалар иминлеге – беренче урында, шуңа күрә барысы да уяу булырга тиеш. Укучы, укытучы, техник хезмәткәрләр. Һәркем белергә тиеш», – диде ул.
Министр сүзләренчә, мәктәпләрне саклауны шәхси оешмалар тәэмин итә. Барлык мәктәпләр территориясендә коймалар урнаштырылган, барлык уку оешмалары «тревога» төймәләре белән җиһазландырылган, учреждениеләрнең 75 проценты видеокүзәтү белән тәэмин ителгән.
«3 метрлы коймалар куярга мөмкин, әмма беренче чиратта барлык хезмәткәрләр тарафыннан контроль һәм уяулык булырга тиеш», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Элек хәтта район үзәкләрендә дә мондый актлар заллары юк иде»
Татарстанда 1 сентябрьдә 8 яңа мәктәп һәм 10 мең укучыга исәпләнгән мәгариф оешмаларына 3 янкорма ачылачак. Моннан тыш, быел 2 мең урынга исәпләнгән 10 балалар бакчасы төзелә, дип хәбәр итте министр.
«Мәсәлән, Казанда Мамадыш трактында «Журавли» торак комплексында 1501 урынга, М-14 микрорайонында 1224 урынга исәпләнгән мәктәп ачылачак. Биектау районының Чернышевка авылында – 192 урынга, Биектау үзәгендә һәм Чаллының 65нче микрорайонында 1224 урынга, Лаеш районының Комлы Кавал авылында 500 урынга исәпләнгән мәктәп барлыкка киләчәк. Өстәмә корпус Кукмара районында төзелә. Алар барысы да әзер диярлек», – дип сөйләде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.
Моннан тыш, 1 сентябрьгә 49 мәктәптә һәм 94 азык-төлек блогында капиталь ремонт тәмамланачак. «Федераль программа буенча Казанда 6 мәктәп ремонтлана. Алар да уку елы башлануга әзер булачак. Әйе, ремонт кирәк булган мәктәпләр дә бар, әмма без аларны онытмыйбыз», – ди министр.
Ел саен мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын ремонтлауга республика бюджетыннан 2,5 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелә. Шулай ук мәктәпләрдәге туклану блокларын ремонтлауга һәм аларны яңа җиһазлар белән тәэмин итүгә ел саен 1 млрд сум бирелә.
«Без хәзер нинди мәктәпләр төзибез? Аларда физика һәм химия лабораторияләре, интерактив җиһазлар, акт заллары бар. 560 урынлык актлар залы булган мәктәпләр бар. Элек хәтта район үзәкләрендә дә андый акт заллары юк иде. Һәм алар буш тормыйлар. Анда мастер-класслар, конференцияләр, ярышлар уза. Без балаларга ачылу өчен мәйданчыклар бирәбез», – дип сөйләде Һадиуллин.
Тулаем алганда, аның сүзләренчә, Татарстан мәктәпләре яңа уку елы башлануга әзер.
«Татар-информ»нан тәрҗемә. Авторы: Надежда Гордеева