Новости по-русски

«Син берәр кайчан кешечә йөри беләсеңме?» – Рафис Кәлимуллин юлда күңелсез хәлгә очраган

Җырчы Рафис Кәлимуллин юлларда гел маҗаралы хәлләргә очрап тора. Әле күптән түгел генә аны ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатып, машинасының «тонировка»сын салдырырга мәҗбүр итүләре хакында язган идек. Инде чираттагы күңелсез хәл – юлда чакта җырчының машина өстенә куела торган багажнигы ачылып, ватылган. Эчендәге бөтен әйберләре төшеп калган. Рафис Кәлиуллинның төркемендә эшләүче егет-кызларга, йөгерә-йөгерә, юл тутырып яткан әйберләрне җыярга туры килгән.

«Менә шулай була ул багажникны бикләмәсәң. Ярар, күрәчәктер инде. Нәрcә дөбер-шатыр килде дип торам. Барып төште Саба юлында. Моны хәзер ташлап кына калдырабыз инде», – дип сөйләгән артист.

Социаль челтәрдәге дуслары бу хәлне көлкегә алганнар.

«Син берәр кайчан кешечә йөри беләсеңме ул?»;

«Нинди тизлектә бардыгыз соң? Нигә ачылды икән?»;

«Син маҗараларсыз яши алмыйсың бугай»;

«Әбәдләр, кичке ашлар, үрдәкләр, тавыклар очты-очты», – дип яза алар.

«Иң мөһиме, баш исән булсын, брат», – дип тә тынычландырганнар аны.

Читайте на 123ru.net