Новости по-русски

Илнат Фәрхуллин 5 улын ялгызы үстергән әнисенә багышлап җыр яздырган

«Күбәләк» җыры һәм үзенчәлекле бию хәрәкәтләре белән күпләрнең күңелендә калган Илнат Фәрхуллин «Әни кирәк» дигән җырын музыкаль мәйданчыкларга чыгарды. Җырчы аны 5 улын ялгызы үстергән әнисенә багышлаган.

Җырның сүзләрен Гөлфия Шакирова, ә көен Илнат үзе язган.

«Инде үсеп буйга җиттек,

Дөнья куган чагында да

Әни кирәк, әни кирәк.

Улым, диеп хәлне белергә,

Балам, дип кайгыртучы

Әни кирәк, әни кирәк.

Хисләреңне сөйләр өчен,

Алыр өчен яшәү көче

Әни кирәк, әни кирәк.

Чын бәхетне тояр өчен,

Иңгә канат куяр өчен

Әни кирәк, әни кирәк...»

Читайте на 123ru.net