Әлфия Миңнуллина «Апуш»лыларга: «Татарча фикерли торган кешеләр булып җитлексәгез иде»
Әлфия Туфан кызын балалар алкышлап, «Апуш» гимны белән каршы алды. 19-25 августта Казанда беренче тапкыр Туфан Миңнуллин исемендәге «Күзлек» балалар театр лабораториясе узды. Бер атналык зур чара «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясенең «Авыл эте Акбай» мюзиклы белән ачылган иде. «Сәйдәш» мәдәният үзәгендәге очрашу лаборатория кысаларында булды. Әлфия Миңнуллинага балаларның да, театр студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманованың да сораулары күп булды. Балалар барысы да «Әлфия Туфановна» яки «Әлфия апа» дип мөрәҗәгать итте, Туфан Миңнуллинны да «Туфан ага» дип кенә торалар.
Әтиегез һәм әниегезнең иң яраткан эше нинди иде?
Аларның иң яраткан эше, театрдан кайткач, ярты төнгә кадәр, әле генә караган спектакль турында фикер алышу иде. Бу – аларның иң яраткан эше иде.
Туфан аганың кайсы иҗат җимеше сезнең өчен иң якыны, иң яратканы?
Бер күп балалы әнидән: «Кайсы балаңны күбрәк яратасың?» – дип сораганнар, ди. Әни кеше: «Менә биш балам – биш бармагым. Кайсын тешләсәң дә авырта, һәрберсен яратам», – дигән. Шуңа күрә мин әтинең һәр язган җөмләсен, сүзен яратам гына да түгел, алар минем үзем кебек.
Сезнең Туфан абый белән бәйле истә калган кызык вакыйгалар бармы?
Андый вакыйгалар бихисап инде. Бу мәсьәлә буенча гына күрешеп сөйләшеп утырсак та, 3 көн сөйләшер идек. Хәзер берсен генә искә төшерәм. Бер вакыт әти мине балалар бакчасына илтә. Барганда, миңа терсәге белән төртеп куя. «Әти ник миңа төртәсең?» – дим. «Мин түгел ул, әнә теге абзый», – ди. «Әти, син бит инде, мин беләм син икәнне», – дим. «Юк, юк, мин түгел, теге абзый», – дип башка кешегә төртеп күрсәтә. Әтинең шундый шаяра торган холкы бар иде.
«Кечкенә вакыттан мин әтине бик аз хәтерлим, чөнки ул гел йөреп торды»
Туфан Миңнуллинны без драматург буларак беләбез, ә әти буларак ул нинди иде?
Ул үз эшенә нык бирелгән кеше иде. Кечкенә вакыттан мин аны бик аз хәтерлим, чөнки әти гел йөреп торды, гел очрашуларда, командировкаларда булды. Мин шуны хәтерлим: әти чемоданын күтәреп чыгып китә иде, күтәреп кайтып керә, 1-2 төн куна иде дә, тагын чыгып китә иде. «Туфан абый шундый төрле холыкларны ничек уйлап чыгарды икән?» – дип сораганнары бар миннән. Миңа калса, ул аларны уйлап та чыгармагандыр, чөнки ул бик күп кеше белән очраша, сөйләшә, аралаша иде. Әти бик кырыс, принципиаль кеше иде. Ул үзенең принципларына бервакытта да каршы килмәде. Турыдан-туры көрәшеп булмаган очракта дәшми кал, ләкин принцибыңнан баш тартма, дигән фикер белән яшәде һәм бу фикерне миңа, минем балаларга сеңдерергә тырышты. Менә минем холкым шундый: мин – елак. Бераз күңелне төшерә торган әйбер булса, мин елый башлыйм. Әти миңа гел: «Елама, көрәш!» – дип әйтә иде. Сезгә дә әйтәм: еламагыз, көрәшегез!
Туфан Миңнуллин кайсы әкиятләрне ярата иде?
Әти Тукай иҗатына мөкиббән кеше иде, ул Тукайның бик күп шигырьләрен яттан белә иде. Беренче чиратта, Тукайның әкиятләре – иң яраткан әкиятләре булгандыр дип уйлыйм, чөнки ул аларның зур кисәкләрен яттан сөйли иде. Бик күп пьесаларында Тукай әкиятләрендәге образлар кулланылган. Мәсәлән, «Җанкисәккәем» нигезендә – Тукайның «Шүрәле» әкияте.
Туфан агай, эшләгәндә, сезгә үзенең өзекләрен укый идеме, әллә әзер пьесаны гына күрсәтә идеме?
Әтинең эш методлары турында әйтеп китәм. Әтинең бер эш алымы бар иде, ул бер сюжетны башта кыска хикәя итеп яза, аннан кыска хикәяне бер актлы пьеса итеп яза, аннан соң инде тулы күләмле әсәр итеп зурайта иде. Әтидә әсәрне берничә тапкыр күчереп язу юк иде. Гомумән «черновик» дигән әйбер юк диярлек иде. Ул барысын да башында төзеп бетерә, шуннан соң тулысынча кәгазьгә күчерә. Аның язмаларында төзәтмәләр дә бик әз. Пьеса театрда куела башлаган вакытта режиссер яки артистлар тарафыннан фикерләр әйтелсә, шул вакытта гына төзәтмәләр барлыкка килергә мөмкин иде. Әти һәрвакыт кулдан язды. Ул машинкадан басуны да, компьютерда язуны да кабул итмәде. Үзе яңалыкка ачык иде, компьютер кулланырга өйрәнде. Кулдан язганда җан өрелә, дип әйтә иде.
Туфан Миңнуллинның эшләргә ярата торган урыны бар идеме?
Безнең әти өйдә язарга яратмый иде. Үзенең кабинеты, эш өстәле артында газета өчен мәкалә язарга, кыска язмалар, төзәтмәләр эшләргә мөмкин иде, ләкин пьесалары, әсәрләре өстендә эшләгәндә өйдән чыгып китә иде. «Сез миңа комачаулыйсыз», – ди иде. Югыйсә, ул эшләгәндә, без аяк очында гына йөри идек инде. Башында төзегән пьесаны кәгазьгә күчерер өчен, аңа беркем комачауламый торган, тыныч урын кирәк. Әти ял йортларына, санаторийларга йөри иде, элегрәк иҗат йортлары бар иде. Аның иң яраткан урыны – «Крутушка» санаторие иде. Әтинең бик күп әсәрләре шунда язылды.
«Күзлек – безнең фирменный әйбер инде»
Туфан абый Миңнуллинны күзлексез күз алдына да китереп булмый. Күзлек белән бәйле берәр кызыклы маҗаралар булганы бармы?
Күзлек – безнең фирменный әйбер инде, мин дә күзлек киям. Су коенганда, әти күзлекнең «канатларына» кулъяулык бәйләп кия иде, төшеп китмәсен өчен. Бер вакыт кулъяулыкны бәйләргә оныткан. Суга чумды һәм күзлеген югалтып чыкты. Әни белән эзләп тә карадылар, тик табып булмады. Әтидә соңгы елларда катаракта чире булган иде, операция ясадылар. Шуннан күзе күзлексез йөрерлек итеп күрә башлады. Әти: «Юк, күзлексез йөрүемне кеше кабул итмәс, мине танымаслар», – диде. Шуңа күрә, гади пыяла куйдырып, соңгы көннәренә кадәр күзлек белән йөрде.
Туфан Миңнуллин кызы булу авырмы? Туфан ага таләпчән әти идеме? Гаиләдә ниндидер кагыйдәләр бар идеме?
Беренче сорауга җавап бирүе бик кыен, чөнки минем башка әти кызы булып торганым юк. Минем әти урам себерүче, ә әнием идән юучы булса, миңа яшәве күпкә җиңелрәк булыр иде, дип уйлаганым бар, чөнки синең алар кебек булуыңны көтәләр. Бер бала да әтисе дә түгел, әнисе дә түгел, ә аерым шәхес. Аннан әтисе кебек булуны да, әнисе кебек булуны да таләп итәргә ярамый, ә барыбер синнән көтәләр. «Ник сез артистка булмадыгыз?» – дип сорап, мине уңайсыз хәлгә куялар. Менә булмадым инде. «Нигә әтиегез кебек язмыйсыз?» – диләр. Менә язмыйм инде, мин Туфан Миңнуллин да, Нәҗибә Ихсанова да түгел.
Таләпчәнлек турында. Ат җигеп, сука тагып җирне сөргәннәр, дип укыйсыздыр, балалар, тик сез аны күз алдына китермисез. Шуңа күрә минем әти-әниләр яшәгән вакытны сезгә күз алдына китерү авыр. Ул вакытта бернинди техника булмаган. Безнең бабай авылга велосипед алып кайткач, бөтен авыл велосипедны тотып карарга җыелган булган. Алар – шундый авылдан чыгып, үзләрен үзләре «ясаган» кешеләр. Моңа ничек җитеп була? Бары тик үзеңә бик югары таләп куеп һәм үзеңне беркайчан кызганмыйча. «Уф, юк, мин шпагатка утырмыйм, бу миңа авыр», – дисәң, син аны гомер буе эшли алмыйсың. «Барыбер утырам, эшлим», – диясең икән, димәк, моңа ирешәсең. Минем әти дә, әни дә – шундый кешеләр. Алар миннән дә шуны таләп итә иде, син беркайчан бирешмәскә тиеш. Башлаган эшеңне тәмамларга тиешсең һәм син башка кешедән 10 башка биегрәк булырга тырышырга тиеш. Һәрвакыт югарыга омтылырга кирәк.
«Яратмаган эш белән зур акча эшләп булмый – сез шуны истә тотыгыз»
Тормышта бервакыт акча мөһимлеге барлыкка килә. Һөнәрне акчалы булуына карап сайлау да бар. Ничек уйлыйсыз, балаларга «акча иң мөһим әйбер булырга тиеш түгел» дигән фикерне җиткерергә кирәкме?
Юк, кирәк түгел. «Мин бушка эшлим», – дигән кешегә мин шикләнеп карыйм. Кешедә, русчалатып әйткәндә, «базовые потребности» дигән әйбер бар. Кеше нәрсәдер ашарга, киенергә, кайдадыр яшәргә тиеш. Мин акча мәсьәләсен иң беренче максат итеп кую ягында түгел, ләкин бөтенләй төшереп калдыру белән килешә алмыйм. Әти дә бу мәсьәләгә шулайрак карый иде. Яратып башкара торган эшең акча да китерә икән, бик әйбәт. Яраткан эшең күп акча китерсен өчен, ул эшнең шундый остасы булырга кирәк! Артистлар күп акча эшли, диләр. Бик күп артистлар әз акчага эшли. Күп акча алучылар бармак белән генә санарлык. Тормышта гаделсезлек тә бар, балалар. Яратмаган эш белән зур акча эшләп булмый, сез шуны истә тотыгыз. Безнең колакка сеңгән Билл Гейтслар һәм башка бай кешеләр үзләренең яраткан эшләре белән шөгыльләнгән. Аланың бәхете дә булган, русча «везение» дип әйтәләр инде. Миңа акча гына кирәк, дип эшләсәң, тормыш шундый рәхәт түгел.
Туфан абый сезнең идеяләрне әсәрләргә кертә идеме?
Мин кайсы идеяне керткәнен тәгаен хәтерләмим. Маяковскийның бер шигыре бар. Шигырь чүптән җыела, ди. Пьеса да шулай җыела. Кемдер, ниндидер сүз әйтә дә, ул пьесага кереп китә. Ике мисал китерәм. Бала-чага әти-әни эшләгәнне кабатлый бит инде. Мин дә бер сюжет уйлап чыгардым. Без сыйныф бүлмәсен үзебез җыештыра, идәннәрен юа идек. Ике кыз бала идәнне юа һәм, тигез булсын өчен, акбур белән сызып куялар. Бу – минем идея иде. Әти аны балалар шагыйре Шәүкәт Галиевкә сөйләгән. Шәүкәт абый аны шигырьгә әйләндергән, ул шигырь бар.
«Җанкисәккәем» пьесасында шәһәрдән килгән бер малай бар. Ул гел русча сүзләр кыстыра. Безнең Илдар исемле шундый туганыбыз бар. Илдарны искә алганда, гел бер тарих искә килә. Әбисе авырып ята. ул хәлен белергә килгән. «Әби, как дела?» – дип сорый икән. Әбисе чынлап, озаклап сөйли башлый. Бу тыңлап торган да: «Короче, бабушка», – дип әйтә икән. Ул сүзләр пьесага керде.
Туфан абыйның иҗади кризислары була идеме? Булса, андый вакытта нәрсә ярдәм итә иде?
Иҗади кризис иҗат кешеләренең һәрберсендә буладыр инде. Гел яңа әсәрләр тудырып торырга ул робот түгел бит. Әлбәттә, була иде, ләкин әти бик эшчән кеше иде, тик торуны яратмады. Пьеса язылмый икән, ул шигырьләр, робагыйлар яки көндәлекләрен яза. Әти, туплап, 2 такмак китабын чыгарган кеше. Бу да – иҗади кризис вакытында эшләнгән эшләр. Башка эшкә күчеп тору – үзе ял итү, ди иде.
«Язучы яңалык алып килергә тиеш»
Туфан Миңнуллинның шәхси әйберләре кайда саклана?
Әтинең әйберләре хәзер бик күп җиргә таралды инде. Шәхси әйберләренең төп өлеше миндә саклана. Бер өлешен әти, үзе исән чагында ук, Кама Тамагындагы музейга тапшырган. Вафатыннан соң, безнең гаилә дә күп әйберне анда тапшырды. Казанда Фатиха Аитова исемендәге гимназия бар. Ул гимназиянең бинасын төзергә әти ярдәм итеп йөрде. Гимназия белән дуслыгы бар иде, хәзер мин ул дуслыкны саклыйм. Мәктәпне иң яхшы тәмамлаучы балага Туфан Миңнуллин стипендиясе тапшырам. Мәктәптә музей бүлмәсе бар, әтинең шәхси әйберләрен анда да бирдек. Чаллыдагы бер гимназия мөрәҗәгать иткән иде, аларга да тапшырдык. Мин үзем исән чакта ул әйберләр миндә сакланыр инде, аннан соң – Ходай белә.
Туфан аганың соңгы көннәрен искә алыйкчы. Зур фикерле кешеләр саубуллашканда гадилеккә кайта, диләр. Әтиегезнең нинди сүзләре булды?
Минем әтинең вафатыннан алдарак булган көннәргә кайтасым килә. Әти 75 яшьлек юбилей кичәсе азагында бер фикер әйтте. «Хәзер тормышымны барлыйм һәм чемоданнарымны җыям», – диде. Ул бу турыда бик уйланды, архивларын да тәртипкә китергән иде. Ул, вафатын сизгән кебек, әзерләнергә, җирдәге эшләрне тәмамларга тырышкан кебек.
Драматургия белән кызыксынган балаларга нинди киңәш бирер идегез?
Гомумән әдәбият белән шөгыльләнгән балага карата әйтик. Язарга һәвәслеге булган бала никадәр күбрәк укый – шулкадәр әйбәтрәк. Язучы үзенең иҗаты, әсәре белән ниндидер яңалык китерми икән, аның язуы без хат язган кебек була. Минемчә, язучы яңалык алып килергә тиеш. Яңалык алып килер өчен, ул шактый зур багаж тупларга тиеш.
Драматурглардан кемне яратып укыйсыз?
Мин Кәрим Тинчурин һәм Галиәсгар Камалны бик яратам. Аларның әсәрләре, 100 ел элек диярлек язылган булса да, хәзер дә бик актуаль. Мин «Американ» һәм «Банкрот»ны бик яратам. Бер хәрефен дә үзгәртмичә уйнаганда да, алар бүгенге тормышка туры килә.
Сез кофе яратасызмы һәм кофе чәйнеге белән бәйле тарих беләсезме?
Мин белдем нигә бу сорау бирелде. Без гаиләбез белән кофе яратабыз. Әти кофены турка белән пешерә иде. «Кофе чәйнеге» әтинең балачагы белән бәйле. Әти бик тиктормас булган. Дәрестә, парта артында тыныч кына утырып, укытучыны тыңлый алмаган. Гел боргаланган, парта астына да төшеп киткән. Бик яраткан укытучысы аңа «кофе чәйнеге» дип кушамат тага. Әтинең кофеның нәрсә икәнен күргәне дә булмаган, белмәгән дә. Ул бик горурлана торган булган ул исем белән.
Әтиегез вафатыннан соң аның пьесалары куелып торды. Кайсы спектакль белән бик канәгать калдыгыз?
Миңа Чаллы театрының «Диләфрүзгә дүрт кияү» куелышы бик ошады. Балаларга да спектакльне карарга киңәш итәм, чөнки бу спектакльдә режиссер әтинең текстын тулысынча диярлек саклаган. Шул ук вакытта ул заманча итеп куелган, аны яшьләр яратып карый.
«Әтигә әйтәсе, әтидән сорыйсы сүзләр калды»
Туфан абый Нәҗибә апага нинди чәчәкләр бүләк итә иде?
Иң матурларын сайлый иде.
Ә сез нинди чәчәкләр яратасыз?
Мин бөтен чәчәкне дә яратам. Һәр чәчәкнең үз матурлыгы бар. Безнең өйдә әтинең әнигә бүләк иткән вакуум эчендәге розалары саклана. Без аны ватып карамадык, аның сүзләренчә, алар бозылмый да, шиңми дә. Әнигә аларны бүләк иткән вакытта әтинең әйткән сүзләре дә хәтердә. «Бу чәчәкләр беркайчан шиңми, алар сиңа мине искә төшереп торсын», – дигән иде.
Туфан Миңнуллинның үзе язган әкиятләре арасыннан иң яратканы кайсы булган икән?
Минемчә, сез уйнаган «Авыл эте Акбай» – иң яратканы булгандыр.
Сезнең хобби бармы?
Мин кул эшләре яратам. Бәйлим, тегәм. Хәзер бик чигеп булмый, ә элек чигә идем.
Әтиегезнең кызы буларак берәр үкенечегез калдымы?
Үлем үкенечсез булмый, ди безнең халык. Әлбәттә, әтигә әйтәсе, әтидән сорыйсы сүзләр калды. Хәзер дә кайвакыт: «Их, әти булсамы… Шушы әйберне аннан да яхшырак аңлатып бирүче кеше булмас иде», – дигән уй йөрәкне тырнап ала.
Корбангали абыйга соравым бар. Сезнең Туфан абый белән үзегез генә белә торган серләрегез бар идеме?
Мин килеп чыккач, ул бик аптыраган иде. «Кызымны бирмим», – диде. «Мин сорап та тормыйм, алам да китәм», – дидем. 2 ел Казанда булырга туры килде, аннан Алма-Атага киттек.
Әти Корбангали Нуркиевич пешергән мантыйларны бик ярата иде. «Әти, безгә кереп чыгасыңмы7» – дип шалтыратам да: «Юк әле, эшләрем бар», – ди. «Корбангали Нуркиевич бүген мантый ясады», – дисәм, ризалаша иде.
Туфан Миңнуллин кайсы язучылар белән күбрәк аралашты?
Әтинең иң якын дусты Илдар Юзеев исемле шагыйрь иде. Әти белән гомер буе дус булдылар. Илдар абый вафатыннан соң әтигә бик авыр булды. Аяз Гыйләҗев, Шәүкәт Галиев белән дус иделәр. Гомумән, язучылар белән дус булды. Ул талантлы язучының талантын һәрвакыт таныды.
Әлфия Туфановна, сездән балаларга 3 киңәш яки теләк.
Алар театр белән шөгыльләнә, театрга булган мәхәббәтләрен югалтмауларын телим. Тормыш төрлечә була. Сез театрдан ерак һөнәрне дә сайларга мөмкинсез, ләкин театрга булган мәхәббәтне күңелегездә саклагыз. Театр ул – чын могҗиза. Икенче теләгем – исән-сау булыгыз, әти-әниләрегез исән-сау булсын. Бик тынычсыз вакытта яшибез. Шушы тынычсыз вакытта бер-берегезне саклагыз, яратыгыз. Өченче теләк бик авыр бирелә инде. Мин үзегездә татар телен саклап калуыгызны телим. Татарча сөйләшә, уйлый, фикерли торган кешеләр булып җитлексәгез иде. Үзегезнең балалар, оныкларны да татар балалары итеп тәрбияләсәгез иде. Әнинең бер сүзе бар иде: «Яшәсен безнең халык». Мин дә сезгә шул сүзне әйтәм: яшәсен безнең татар халкы!