Новости по-русски

Рәдиф Кашапов: «Бер-беребезгә бу салкын дөньяда дус булыйк»

Гадәттә, өлкән буын «олыларга яшьләр юл бирмиләр» дип зарлана. Татар мөселман календарен чыгаручы Фәния Хуҗахмәтнең «Печән базары» фестиваленә кагылышлы фикерендә дә бу чагылыш тапты: «Татарлыкны, миллилекне белмәгән, аңламаган татар маңкортлары, урысча язып, милли рухлы татарны мәйданнан куа. Мәйданга урыс телле, милли рухсыз маңкорт татар килде. Алар безгә руска караганда да яман булачак.

...яшьләрнең мәгънәсезлегенә хурланам гына», – дигән фикере белән уртаклашкан иде ул.

  • Фәния Хуҗахмәт: «Татарны «Печән базары»на кертмиләр»

Татар яшьләренең өлкәннәргә карата фикере нинди икән? Бу хакта журналист, музыкант Рәдиф Кашапов үз фикерен әйтте.

– Оешканнан бирле, «Печән базары» ачык чара булды. Гомумән, татар шәһәр чаралары кеше өчен ачык. Анда теләсә кем килә, теләсә кем кушылырга теләк белдерә ала. Яше генә түгел, хәтта милләте дә мөһим түгел. Ялгышмасам, 2018 елгы Jadidfest’та безгә Форумга үзе килгән чуваш кызы бик каты булышты.

«Печән базары»ның дизайнерлар исемлегенә күз салсак, аларның 70 проценты 40 яшьтән дә узмаган. Бу аңлашыла ки – «локаль» дигән нәрсә күп кешеләрне кызыксындыра. Ләкин теләсә нинди репортажны карасаң да, күренә: сәүдә рәтләре артында төрле яшьтәге кешеләр: студентлар, яшь әниләр, өлкән апалар, җитлеккән егетләр... Сатып алучылар арасында да шундый ук хәл. Менә әбие, менә бабае, кызы, улы, кияве, килене, оныклары... Кайсының башында яулык, кемдер калфак, түбәтәй кигән, кемнеңдер төп «элементы» – калфаклар яки күкрәкчә. Ә кемгәдер татар телендә сөйләшү бәхете – төп «элемент».

Бу – шәһәр татарлары мохите. Мин гаиләдә тел саклау буенча фикер алышу уздырдым. Төрле гаиләләр булды. Мәсәлән, Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов. Төпле, зур, өлкән кеше, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов – аның төпчек улы, дүртенчесе. Ләкин иң мөһиме – Рәүф ага, Конгрессның аксакаллар шурасы рәисе булып, дөнья хәлен белә. Ул Башкортстанда 3 мәктәп ачтырган, шул ук вакытта онлайн «Ачык университет», ясалма фәһем турында сөйли.

Кайвакытта яшьләр – картлар каршылыгы, буыннар алмашы урынына килгән буыннар сугышы турында, диләр. Ләкин кешене яше буенча гына бәяләү минем өчен сәер. 2017 елда «Печән базары» фестивале вакытында шигъри слэм уздырылды. Катнашырга теләгән кешеләр арасында Хәнәфи Бәдигый да бар иде. Ул төп ярышка узды. Черек күлдә чыгыш алдыннан мин аның презентациясен алып, аңа музыка салып, видеоны экранга чыгардым. Кич, көйләр сузыла, Хәнәфи абый мәхәббәт турында укый... 3 елдан ул вафат булды, мин аның белән аннары беркайчан да очрашмадым, ләкин нинди якты истәлек!

Бер-беребезгә бу салкын дөньяда дус булыйк.

Читайте на 123ru.net