«Кабакны сугымга дигән үгезләргә ашатабыз – ите тәмле була»
Кукмара районы Киндеркүл авылында гомер итүче 78 яшьлек Валентина апа Мөбарәкшина тик торуны белми торган кырмыска кебек. Чыннан да, яңа танышыбыз, олы яшьтә булуына карамастан, бер дә эшсез тик утырырга яратмый. Бу аның йорт-кура тирәсендәге тәртиптән, караулы бакчасыннан да күренә, дип яза «Хезмәт даны» газетасы.
Хуҗабикәнең өй каршын чәчкәләр бизи. Ә бакчасының күп өлешендә кабаклар җәелеп ята, бәрәңгегә дә урын табылган, берсеннән-берсе эре суганнарны җыеп алып урнаштырып та куйган. Бакчаларында ник бер чүп үсеп утырсын. Бу кадәр кабакны нишләтергә җыена икән, дип кызыксынып, тырыш райондашыбызның үзеннән сорарга булдык.
Валентина апа гомере буе тәрбияче булып эшләгән. Махсус белеме булмаса да, мәктәптә 10 сыйныфны төгәлләгәннән соң, башлаган әлеге эшкә бик тиз кереп киттем, яраттым, ди ул үзе бу турыда.
«Хезмәт юлымны хәзерге «кирпичный» дип йөртелә торган якларда урнашкан балалар бакчасында башлап җибәрдем. Бакча мөдире Әлфия Гарифулла кызы «занятие»ләрне ничек үткәрергә, балаларны ничек каршы алырга – барысына да өйрәтте. Шулай җайлы гына эшкә кереп киткәнемне сизми дә калдым. Ул вакытта төркемнәрдә балалар саны да 40ка якынлаша иде бит. Сабыйларны бик яраттым, бүгенге көндә үземнең дә 2 оныгым бар. Зурлар инде, бик акыллылар, алар өчен янып торам, сау-сәламәт кенә булсыннар. Аннан соң 4нче балалар бакчасында эшләдем. Бакча мөдире Гамбәрия Бариева әнием кебек булды. Хәзер әлеге бакча урынында «Тылсым» тернәкләндерү үзәге урнашкан. Алга таба «МСУ» бакчасына күчендем. Пенсиягә чыккач, Киндеркүл балалар бакчасында пешекче булып хезмәт куйдым. Кайда гына эшләсәк тә, бакча эшенә җитешә идек, сыер, ат та асрадык. Бакча тутырып, бәрәңге үстердек. Һәр елны уңышы шәп булды. Эшкә киткәнче барысына да өлгерер өчен, көнне иртәнге сәгать дүрттә башлый идем. Чөнки әле балалар, ата-аналар каршына барып басканчы, үзеңне дә тәртипкә китерергә кирәк бит», – диде Валентина апа.
Соңгы елларда Валя апа бакчасында бәрәңге урынына кабак үстерә башлаган. Үткән ел 120 кабак җыеп алган. Иң зурысы 32 килограмм авырлыкта булган. Быел уңыш тагын да күбрәк булырга охшаган. Куе сары төстәге кабаклар ашарга бик тәмле, баллы була, дип сөйли Валя апа.
«Әнигә эшне җиңеләйтик дип, бәрәңге җирен киметергә уйлаган идек. Аннары, бакча буш тормасын дип, кабак утырттык. Аңа тәрбия әзрәк кирәк. Ләкин әни тик тора белми, суын сибә, чүбен утый. Ул безнең тырыш кырмыска кебек. Рәхмәт аңа, күпме уңыш җитештереп бирә. Безне дә эшкә өйрәтеп үстерде, һәрвакыт үрнәк булды. Кабакның күп өлешен сугымга дигән үгезләргә ашатабыз. Ите тәмле була. Күршеләргә, туганнарга бирәбез. Кабакның ашын, тортларын пешерергә яратабыз, юка итеп турап, духовкада киптереп алсаң, чипсы килеп чыга. Шулай ук әфлисун кушып, кайнатмасын ясыйбыз. Аннары кечкенә кабакның эчен алып тозлыйм, шуңа дөге, йөзем җимеше, кызыл эремчек салып, духовкада пешерәм, үзенә күрә бер төрле үзенчәлекле ризык килеп чыга», – дип сүзгә кушыла Өлге авылында гомер итүче кызы Эльмира апа Ибраһимова.
Моннан тыш, Валя апа бакчасына нарат, чыршы агачлары да утырткан, быел карлыганнар да мул уңыш бирде, ди.
«Бик тә чәчәкләр үстерергә яратам. Цинния, сальвия, розаларым матур булып утыралар. Кышларын туңмасын дип, розаларны көздән пластмасс чиләк белән каплап калдырам. Үткән ел кашкарыйларым бик күп иде. Алар шундый эре чәчәкле, матур булып үстеләр, мәктәп укучылары ярминкәгә дип алып китте. Быел кашкарыйлар бераз соңга калды, укучыларга өлгерерме, белмим, әмма балаларны сөендерү үзе бер рәхәт», – ди күңеле белән әле дә тәрбияче Валентина Мөбарәкшина.