Новости по-русски

Зәмирә Рәҗәповадан видео: «Шушы биюдән башлана минем татар сәнгатендәге язмышым»

Алып баручы Зәмирә Рәҗәпова үзен татар эстрадасына алып килгән биюне күрсәтте. Анда 17 яшьлек студент кыз татар халык биюен башкара.

«Әлеге видеоязмага 27 ел. Миңа 17 яшь, улым Аяздан да яшьрәкмен. Чаллы педагогика институтының «Студентлар язы» фестивале. Мин элек, гомумән, конферансье һөнәреннән ерак идем. Мәктәптә бию түгәрәгенә йөргәнлектән, без мәктәп белән биедек. Әлеге көн, әлеге бию язмышымда мөһим роль башкарды, дисәм дә ялгыш булмас. Шушы концерттан соң мине берничә көннән декан чакыртып алачак һәм, «Азат Тимершәех төркеменә биюче кирәк» дип, уку белән беррәттән эшләргә тәкъдим итәчәк. Баксаң, минем бу чыгышымны Азат Тимершәехнең хатыны Рәмзия апа күреп алган икән. Ул институтта китапханәче булып эшли иде. Әнә шулай итеп, мин беренче тапкыр зур сәхнәгә аяк бастым. 5 ел дәвамында Азат абый төркемендә биюче булып эшләдем. Концертларда Салават абый белән еш очрашырга туры килә иде, белә, таный иде. Казанга килгәч тә, иң беренче ярдәм кулы сузган кеше Салават абый булды. Бу тарихны беләсез инде. Шушы биюдән башлана Зәмирә Рәҗәпованың татар сәнгатендәге язмышы.

Кичә бу язма кулга килеп кергәч, мөгаен, гомеремдә беренче тапкыр, мин «яшьлекне сагыну» дигән тойгыны кичергәнмендер. Әгәр дә миңа ул вакытта булачак иремә нибары 12 яшь икәнлеген әйткән булсалар, кычкырып көләр һәм ышанмас идем», – дип яза ул.

Моңа кадәр Зәмирәнең биегәнен күргәне булмаган сәхнәдәшләре шаккаткан.

«Әбәү, синнән шәп биюче чыккан булыр иде. Сылу гәүдәң, йомшак, пластичный кулларың, бик җитез аякларың», – дигән Ләйсән Мәхмүтова.

«Искиткеч матур, Зәмирә», – дип мактаган Алия Исрафилова.

Нурзадә үзләренең иҗат юллары охшаш булуын күреп алган. «Мин дә мәктәптә бии идем. Кызганыч, бер язма да сакланмаган. Бер утырып сөйләшербез әле, яме», – дигән ул.

«Нигә хәзер биемисең, талантың югала бит», – дип язучыга Зәмирә: «Тын кысыла», – дип, шаян җавап калдырган.

Читайте на 123ru.net