Новости по-русски

Данир Сабировның төркеме сезон ябылышын үзенчәлекле итеп бәйрәм иткән

Юмор остасы, җырчы Данир Сабировның төркеме сезон ябылышын (хәзер инде «ачылышын» дип әйтергә дә вакыт җитә кебек) бик тә үзенчәлекле итеп бәйрәм иткән. Авыл тормышы белән яшәп алырга сусаган төркемен Данир Мамадыш районының Яңа Комазан авылына алып кайткан. Бәйрәмнең мунча белән шашлыгы гына түгел, аты да, тракторы да, сазы-пычрагы да булган. Күңелле сторислар белән җырчының хатыны, концерт директоры Миләүшә Сабирова бүлешә.

Артистларны әлеге авылда яшәүче дуслары Вильнюс исемле абый каршы алган. Ул аларны билгеләнгән ял итү урыннарына җигүле атларга утыртып алып барган. «Аздан гына егылып төшмәдек. Менә шулай гармуннарда уйнап, җырлап бардык», – дип сөйли Миләүшә, ат арабасына утырып пычрак юллар буйлап сәяхәт иткәннәрен күрсәтеп.

Алга таба төркем тракторга күчеп утырган. Ял итү өчен бөтен кирәк әйберләрне дә трактор арбасына төяп алып барганнар. Аннан инде бәйрәм сценарийсыз гына, искиткеч матур табигать кочагында мунча, шашлык, пылау, җыр, бию, уен-көлке белән дәвам иткән.

«Шундый шәп итеп үткәрдек вакытыбызны. Вильнюс абый һәм аның командасына зур рәхмәт. Мамадыш, Яңа Комазан. Шәп булды», – дип яза Миләүшә.

Читайте на 123ru.net