Кыйгы районы Юкәлекүл авылыннан Шәриповлар: «Матурлыкны күрә белергә кирәк»
Башкортстанның Кыйгы районына сәяхәт вакытында Юкәлекүл дип аталган бик матур бер авылда яшәүче матур гаилә – Разия һәм Шамил Шәриповлар белән танышырга туры килде. Чиләбе чигендә яшәүче Шәриповлар – авылда милли рухны саклап торучы шәхесләр дияр идем.
Иң башта – Кыйгы районы турында. Татарстанлылар Башкортстанның көнбатышындагы татарлар күпләп яшәгән районнарны белә инде. Гадәттә туристлар бара торган көньяк-көнчыгышындагы районнарны да беләбез. Ә Кыйгы ул – Башкортстанның төньяк-көнчыгышында – Урал тауларын узып чыккканнан соң, Караидел, Салават районнарыннан соң, ерак-еракта, Чиләбе чигендә. Ә татарлар саны буенча бу район алдынгы урыннарның берсендә – аның халкының яртысыннан артыгы татар. Менә шундый кызыклы район ул Кыйгы.
Юкәлекүл бик матур урында, бормаланып аккан Әй елгасы ярында урнашкан. Елга үзәнен үзгәртеп тора икән, элекке үзәннәрендә күлләр калган. Шуңа да – Юкәлекүл. Тау башына менеп карыйсың: бормаланып аккан елга, матур күлләр, кып-кызыл җиләкләр тәгәрәшкән тау битләре... Ә авыл – чын авыл. Бездә болары инде онытылып беткән – ә монда иртән чыбыркы шартлаган тавыш уята, көтүченең тыңлаусыз сыерларга адресланган тозлы-борычлы сүзләре ишетелеп киткәли, аларын монда язып булмый, әдәби телгә «рәхмәт яугыры!» дип тәрҗемә ителә ул сүзләр. Элекке замандагыча, көтүне чиратлап көтәләр биредә: 1 сыерың булса – 1 көн көтү синеке. 4 сарык – 1 сыерга тора. 10 сыер асрасаң, рәхим ит – җәйнең 10 көнендә син сәхрәдә... Чыбыркы өстерәп, әлсерәп чабып йөрисең. Яки инде 2000 сум түләп, көтүче яллыйсың. Хәер, биредә иркенлек, көтү көтүе ул кадәр авыр түгел, тар елга үзәннәрендә генә йөрмәгәч, сыерлары да качарга дип тормый.
Юкәлекүл авылы бик матур урында
Фото: ©
Халык каз асрый, үрдәк! Иртән бакыра-бакыра, алпан-тилпән атлап, үрдәкләр йөгерешә Әйгә, казлар! Ә елгада – челәннәр һәм аккошлар. Аккошларының бик исе китми бугай, ә менә челәннәр үзләренең биләмәләренә кергән казларны куалар инде анысы. Аларга карап, бу дөньяда барган хәлләрне дә аңлап куясың: нинди киң ул Әй елгасы, андагы балык-бака һәркемгә җитәрлек, әмма юк, челән шунда сыя алмый, казларны чукый, куа.
Таулардан агып килгән Әйнең суы салкын, иртән шундый шәп итеп томан төшә елга өстенә. Тау, шуның итәгендәге авылның түбәләре генә күренеп тора. Әй кебек үк бормаланып болытлар төшеп утырган да, елгага ияреп агалар кебек. Бер тавыш юк! Болытлар арасындагы Юкәлекүлнең мәчетендәге ае күренеп тора. Бик, бик матур урында яши Юкәлекүл татарлары.
Башкортстанда якларындагы иркенлек ул кош-корт, малга гына түгел. Ничектер шулай – анда рельеф шундый: иркенлек сизелеп тора. Офык якында, барып җитәр урында, кул сузымында гына тоелмый, бик-бик еракта. Калкулыклы җир өсте шундый хис тудыра.
Җирле кешеләр һәр тауның исемен белә билгеле. Матур-матур атамалар була анда. Авыл үзе дә Юкәлекүл дип атала бит: елга үзәгенендә күлләр бик күп, алар – Әй елгасының элекке үзәннәрендә барлыкка килгән үзән күлләре. Шулар янында юкәләр күп үскән, ди, шуңа да Юкәлекүл. Әйләнмәләре (чоңгыллары) күп булганга Әй елгасы дип атала икән. Елгада сусаклагычлар юк, шуңа ул үз агымы белән ага: яңгырлар булганда ташый, коры булганда кими.
«Менә бу – Маяк тавы. Ибрай, Мөхәммәт, Лагы, Язгы ел, Торналы авыллары күренеп тора. «Корабльторышы» дигән урын да бар – кайчандыр кораб килеп туктаган, ди, авыл янына», – дип сөйләде Разия ханым.
Авыл халкы тырыш: һәркемнең бакчалары, йортлары гөл кебек. Разия ханымның энесе күрше авылда бәрәңге үстерә – фермер.
– Бик матур як инде безнең, – ди Разия ханым. – Татар әбием белән бабаем карагайлар утыртты авыл янына. Алар инде зур үстеләр. Безнең тирәли – башкорт авыллары, Торналы гына рус авылы. Ул элек татар, я башкорт авылы булгандыр инде. Безнең авылда башкортлар элек азрак иде, хәзер башкорт киленнәре күп.
Ибрай авылы җирлегенә кергән авылның чишеп бетермәстәй бер проблемасы бар икән – анда асфальт юк. Монысы инде хәйриячеләр генә хәл итәрдәй мәсьәлә түгел. Кыйгы районы башлыгы да күп тапкырлар вәгъдә иткән булган, әмма нәтиҗәсе генә юк.
Сүз уңаеннан, Ибрай авылы җирлеге өчен Шәриповлар гаиләсе күктән төшкән табыштыр дип уйладым. Нинди генә чаралар уздырмыйлар алар авылда!
«Йола йорты» дигән урынны Бөтендөнья татар конгрессы башка төбәкләргә мисал итеп тә күрсәтте.
Фото: © Рәмис Латыйпов
**
Разия апа һәм Шамил абый, озак еллар Себердә, нефть-газ табу юнәлешендә эшләгәч, Юкәлекүлгә лаеклы ялга чыккач кайтып төпләнгән. Бу авыл – Разия апаның туган авылы. Федоровка районыннан булган Шамил абый да, пенсиягә чыкканнан соң, кая китәргә, дигән сорау тугач, Әй елгасы буен сайлаган. Туган ягын бик яратып сөйләсә дә, Юкәлекүлне мактап туя алмый. Шунда алар күченеп киткән кешенең йортын сатып алганнар. Куллары алтын Шамил абый һәм Разия апа йортны көлеп торган матур гаилә учагына әйләндергән. Шәһәр читендәге мактаулы коттедж бистәләрендәге йортларың бер читтә торсын!
Бакчаларында ник бер чүп үләне үссен, абзарларында ник бер чүп ятсын. Ничек шул дәрәҗәдә тота аласыз йортны, дип аптырадым да. Шамил абый үзе тавыкларын бик ярата: балаларын караган кебек, шуларга ашарга пешерә, үзе ашата. Монда бик кызык сөйләм. «Ашагыз» түгел – «ашаң», барыгыз түгел – «барың». Аннары Кыйгы татарлары кайбер «ч»ны «с»га әйләндереп сөйләшә. «Сәйнек» диләр. Әмма кайбер сүзләрдә «ч» үз урынында кала. Менә кайда «ч» урынына «с», ә кайда «ч» үзе кала – анысын мин аңлый алмадым. Әмма, ни генә дисәң дә, безнең татарларыбыз инде!
Шәриповлар гаиләсе Башкортстанда да, Татарстанда да танылу алган. Туган авыллары өчен алар чиксез бер хәзинә инде. Алар Бөтендөнья татар конгрессының медаленә лаек булганнар, Башкортстан хөкүмәтенең һәм Бөтендөнья башкорт корылтаеның Дипломы иясе, Үзәк Диния нәзарәтенең «Әл-Игътисам» («Берләшү») медале белән дә бүләкләнгәннәр. Авыл җирлеге башка авылда, ә авылдагы алар уздырган бәйрәмнәрнең инде исәбе-хисабы юк.
Йола йорты турында Кыйгы районы хакимияте сайтында да мактап язганнар.
Фото: © https://kigi.bashkortostan.ru/
Алар авылга кайтканда, мәчет булмый. Мәчетне салу озак, чыгымлы, шуңа да алар, иң беренче эш итеп, авылда бер йортны сатып алып, аны «Йола йорты» дип атый. Исеменнән үк аталганча, татарны татар иткән барлык йолалар уздырыла торган урын итеп ясыйлар алар аны. Мәчет төзелгәнче, авылдагы бөтен чаралар: Корбан гаете, Ураза гаете кебек бәйрәмнәр, ифтарлар – барысы да шушында узган. Бу – милли гореф-гадәтләрне искә төшерә, аларны саклый торган урын. Йола йортын Бөтендөнья татар конгрессы да уникаль тәҗрибә дип санап, аны башка төбәкләрдә кулланырга кирәк, дигән нәтиҗәгә килгән.
Шәриповлар гаиләсе авылда мәчет салдыруга керешә. Үзләре күп көч түгеп, авылдашлары ярдәме белән тырышалар, ярдәм сорап, Тәлгат Таҗетдингә дә баралар. Авыл мәчетләре ачылышына бик йөрми торган мөфти мәчет ачылышына килгән әле.
«Аек авыл» бәйгесендә диплом алулары турында «Наши Киги» газетасы язган.
Фото: © nashikigi.ru
«Аек авыл» дигән бәйгедә дә катнашкан Шәриповлар. Алар авылда балалар, өлкәннәр өчен уздырган чараларның исәбе-хисабы юк. Сабантуйлар, урам бәйрәмнәре, балалар көннәре... Авыл кешеләре ял итеп утырсын өчен, су буенда беседкага кадәр салып куйганнар. Хәзер планда – «Мин Юкәлекүлне яратам» дигән стела ясату. Мин аларның эшләре белән танышып утырганда, «авыл башлыгы өчен хәзинә инде болар» дип уйлап та утырдым. Бөтен яклардагы кебек, монда да авылда буш йортлар бар, шунда караусыз калган, сукбайлыкта йөргән кешеләр дә килеп урнашкалаган. Менә шул – шундый кешеләрне дәвалау, үлсәләр, соңгы юлга озату кебек бөтен эшләр дә Шәриповлар җилкәсенә калган икән авылда.
Эшли алмый калган бер әйбер бар – авылга юл юк. Менә анысын авылга инде ничә еллар вәгъдә итәләр икән, әмма эшләнми. Монысы инде хәйриячеләр кулы белән генә эшләнелә торган әйбер түгел, кызганыч.
**
Шамил абый да, Разия апа да – табигать белән бергәлектә яшәргә тырышучылар. Туган яклары турында шулкадәр яратып сөйлиләр – рәхәтләнеп тыңлап торасың. Шамил абый мондагы тау башларында үскән үләннәрнең хасиятләре турында сөйләде. Сап-сары чәчәкләрне җыеп күрсәтте ул. Бу – йогырт үләне, сырлан (подмаренник)ның бер төре, ялгышмасам, дала сырланы. Ул – яхшы дәва үләне икән. Ә иң яхшысы – тау әреме икән. «Горная полынь». Шамил абый аның дәва хасияте турында сөйләде.
– Бу – әче исле, тын юлларына бик әйбәт. Киптереп, кыш төнәтмәсен чәй кебек эчәбез. Берәр аш кашыгы эчәбез. Ковид белән авырганда мин шуның белән дәваладым тормыш иптәшемне. Пневмониядән әйбәт бу, – дип аңлатты ул.
Тау битендә – кылганнар. Әмирхан Еники әсәрендәгечә йөгерергә итенеп утыралар. Әмма әле июль башында йөгермиләр – йөгерергә тырышалар гына.
Кыйгы районы тирәсенә килеп чыксагыз, анда бик матур урыннарны күрергә була. Лаклы, Идрис мәгарәләре, Әй фонтаны дигәннәре – табигать һәм кеше кулы белән ясалган могҗиза. Юкәлекүл янындагы тау сыртын узып чыксагыз – Ямантау, Коргызак шарлавык-чишмәсе.
Мәхәллә җитәкчесе урынбасары Разия ханым белән авылдагы хәлләр турында сөйләштек.
– Разия ханым, авылда халык татар телен беләме?
– Аллага шөкер, нәселен белә. Олыраклар татар телен белә. Балалар татарча сөйләшмиләр. Үзебез кечкенә чакта шәһәргә баргач, русча белмичә газапландык дип, белә-белми балаларын русчага өйрәтәләр. Шунысы кызганыч.
Яшь буын русча сөйләшергә тырыша. Бөтендөнья татар конгрессыннан безгә китаплар биргәннәр иде. Балалар бакчасына «Исәнмесез» дип килеп кердек, алар безне «Здравствуйте» дип каршы алды. Без аларга татар китапларын таратканда, «моны безгә кем укый инде» дип утыралар. Кызганыч хәл.
Төрле чаралар үткәргәндә, татарча шигырьләр ятлап килегез, татарча сөйләгәннәргә бүләк бирәбез, дибез.
– Татарча сөйләүче булмыйча, бүләкләрне кире күтәреп кайткан чаклар булмадымы соң?
– Юк. Без, Алла ризалыгы өчен, барысын да таратып кайтабыз. Балалар бит, шәһәрдән кайтканнары да күп. Безнең авыл бик матур, шуңа балаларны төрле җирләрдән кайтаралар. Мәктәбебездә дә, Аллага шөкер, татар теле укытыла.
– Сез – авылда мәхәллә җитәкчесе урынбасары. Мәчетегез бар. Йола йорты ачылган, аны нинди максаттан ачкан идегез?
– Күбрәк кешеләрне мөселман булырга җәлеп итү өчен. Намазга бассыннар иде. Үзегез уйлап карагыз: кеше мөселман булса, ул начар эшләр эшләми, аракы эчми, урлашмый. Күп нәрсәне Аллаһ ризалыгы өчен дип эшли.
Безнең элек әби-бабаларыбыз әйтә торганнар иде – җирне кысыр калдырырга ярамый, дип, ягъни җирең утыртылырга тиеш. Югыйсә җир үпкәләр, дип әйтә торган иде әнкәй. Җирне утыртмыйча калмагыз, чүп үсмәсен, ди иде. Кеше чәчкәләр утыртса да, күңелле булып китә. Безнең кырларыбызда гына да нинди генә чәчкәләр юк. Бал исе килеп тора. Үзенә күрә кешеләрне матурлыкка өндәү сыман.
Матурлыкны күрә белергә кирәк. Без ерактан кайткач, барысы да тансык. Себер якларында кара җир юк, анда – ком, Оренбург якларында – сары балчык. Анда мондый чәчкәләр юк, кылган гына. Без авылыбызга шатланып кайттык. Иптәшем дә рәхәтләнеп авылда яшәргә риза булды. Шуңа авылда яшәргә булдык.
Тумышым белән шушы авылдан, шул таудан таз белән шуып үскән бала мин. Монда чокырлар була торган иде элек, шул чокырдан мунчага кар суы ташый идек. Йөгереп менәбез, кем күпме бара: 15 тапкырмы, 20ме. Балалар күп иде. Яз көне чишмә суы пычрак була бит. Бу кар сулары белән керләр, өйдәге түлләрне юып була торган иде. Хәзер алай итмибез инде.
– Әти-әниегез турында да сөйләп китегез әле...
– Әтием белән әниемнең танышулары Сатка шәһәрендә булган. Әни әтине безнең авылга, әнисенә күрсәтергә алып кайткан. Бер кайтканнар, ике кайтканнар. Әтиемә безнең авыл бик ошаган. «Кала, к*темне яла», – дип, авылга кайткан. Әни әтине алып кайткач, аңардан «килен» дип көлгәннәр, «килмешәк» дип тә әйткәннәр. Ни өчен дигәндә, ул вакытта ирләр хатын-кыз эше дигән эшләрне эшләмәгәннәр, мәсәлән, су ташымаганнар, ул «хатын-кыз эше» саналган. Әй буеннан су ташыганнар. Элек бит алай коелар булмаган, чишмәләр дә ерак булгач, әти Әй буеннан йөгереп су ташыган. Моны эшләгәнгә дә, «килен» дип йөрткәннәр.
Килен ягына кайтканга да шулай дигәннәр инде. Әниләрнең әнисендә яшәп, тиз генә өй салып чыкканнар. Әтием бөтен эшне дә эшли белгән. Күмәч тә баскан, мичен ягып, әвәләп «әпәйләр» дә салган. Авылда бит элек хатын-кыз эше, ир кеше эше булган. Хәзер генә ул ирләр бар эшне дә эшли, элек алай булмаган. Әтине шулай үпкәләткәннәр, ә ул түзгән. Без бәләкәй булганбыз әтине якларга. Кыш көне пималар ямаган.
Әтием барысына да түзгән, бик уңган, тырыш, алтын куллы кеше булган, мәрхүмкәем.
Алар 6 бала үстерделәр, мин – иң төпчеге. Әти 42 яшендә авариягә эләгеп, мәрхүм булды. Әнием гомер буе, 60 яшенә кадәр, колхозда эшләде. Әни безнең урам депутаты да булып торды. Элек депутатлар нык эшлиләр иде, хәзерге кебек түгел.
Үзем дә депутат булдым. Тиешле вакыт беткәч, яшьләр эшләсеннәр, дип чыктым. Эшләрләр инде, Алла боерса, безнең якларда эшләмичә түзеп булмый. Безнең яклар оҗмах кебек инде, Аллага шөкер.
– Разия апа, сез ничек уйлыйсыз, авыл яшәсен өчен нәрсә кирәк, нәрсә җитми? Авыллар бетү ягына бара, югыйсә, шундый матур урыннар.
– Безнең, Аллага шөкер, авылыбыз яшәсен өчен Азат Саматович бар. Үзебезнең Юкәле кешесе. Аллага шөкер, басуларыбыз утыртылган, яңа техникалар алып торалар. Маллар да күп, сыерлар тоталар. Быел атларны бетерделәр. Хәзер җәйләре дә элеккеге кебек түгел, былтыр корылык булды, быел – яңгырлар. Авыр, колхоз тоту авыр, техника, ягулык кыйбат. Молодец, безнең Азат тырыш, авыл өчен тырыша. Берәр нәрсә уйлап чыгарсак та, ул безне бервакытта да кире бормый, һәрвакыт ярдәм итә.
Яшь чакта акча кирәк, бу кирәк, дип чабасың. Матурлыкны күрә белмәгәнбез. Хәзер авылга кайтам да, оҗмахта яшибез, дигәнгә, «Нәрсәсе бар инде», – диләр. Юк, матурлыкны күрә белергә кирәк.
Хәзер яшьләр дә күрә белә башладылар. Өйләрен дә матурлаталар, эшлиләр. Әй буеннан су ташу юк, һәрберсенең бәдрәфе дә бар, суы да, ваннасы да. Бар нәрсә бар. Шәһәрчә яшиләр. Әллә кайда, калада арендага фатир алып яшәгәнче, ипотека түләгәнче, авылда үз өеңдә шулай ук шәһәрчә яшәргә була.
– Авылда эш юктыр.
– Эш бар. Клубыбыз эшләп тора, ФАП бар, мәктәп, балалар бакчасы, колхоз бар, Аллага шөкер. Эшлим дигән кешегә грантлар бар, эшлә генә. Ялкауланып ятсаң, эш бармый. Минем туганнан туган энекәшем бәрәңге үстерүгә грант алды. Трактор бирделәр, күп итеп бәрәңге утырта. Бу да яхшы бит.
– Татарстан белән элемтәләр ничек, татарларның йогынтысын сизәсезме?
– Сизәбез, әлбәттә. Бөтендөнья татар конгрессына йөрибез. Аннан, безгә дә шуны эшләргә кирәк әле, дип, канатланып кайтабыз. «Болар тагын Татарстанга китте, тагын берәр әйбер уйлап кайта да, безне эшләтә инде», – дип көтеп кенә тора кызлар. Аннары үзләре шатланып ярдәм итешәләр. Үзебездә дә шул пенсионерлар. Без бөтен эшне бергәләшеп эшлибез.
Балалар бәйрәмнәре үткәрдек, Корбан гаетен, Сабан туен уздырып торабыз. Балаларны атларда йөрттек, боз катламы ныгыгач, балык тоту бәйгесен үткәрәбез. Гореф-гадәт йортында бөтен мөселман бәйрәмнәрен үткәреп торабыз. Каз өмәләре дә уздырабыз.
– Разия апа, бу бит – сезнең өчен чыгым. Кеше күбрәк үзен баету турында уйлый. «Сезгә нәрсә бирә бу?» – дип әйтүчеләр бармы?
– Барысы да бар, Аллага шөкер. Аллаһ ризалыгы өчен дип эшлим. Авыл халкын берләштерергә кирәк. Без кышларын элеккеге кебек кич утырабыз. Безнең әниләр, әбиләр, җыйналышып, элек кич утыра торганнар иде. Җырлап та җибәрәләр, уйныйлар, көлешәләр. Гореф-гадәт йортында анысын да эшлибез. Махсус хәрби операциягә чәкчәкләр, тушенкалар ясыйбыз, ятьмә, оекбашлар бәйлибез, хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз.
Бөтен байлыкны да үзебез белән алып китеп булмый. Хәзер безгә теге якны да, бу якны да уйларга кирәк, яшь шундый. Барыбызга да Аллаһ ризалыгы өчен дип эшләргә тырышырга кирәк.
«Аларга өстән түлиләр бит», – дип әйтүчеләр дә бар. Пенсия түлиләр безгә, җитсен генә, Аллага шөкер.
Күңелле итеп яшәргә кирәк. Үзебез турында гына түгел, башкаларны да кайгыртып яшәргә кирәк. Кемнеңдер авыр кайгысы булырга мөмкин. Ул өендә бикләнеп кенә утырып, үзенең кайгысында ятмасын. Аны үзебезнең арага алып, сездә күңелле икән дип, ул үзенең кайгыларын онытып торырлык булсын. Авыр кайгылы кешеләребезгә дә бергәләшеп ярдәм итәргә тырышабыз.
Башкортстан ягында авыл урамнары киң.
Фото: © «Татар-информ», Рәмис Латыйпов
Әй елгасына томан төшкән.
Фото: © «Татар-информ», Рәмис Латыйпов
Әй белән хозурланып утырыр өчен, Шәриповлар су буенда беседка ясаткан.
Фото: © «Татар-информ», Рәмис Латыйпов
Шәриповлар тырышлыгы белән авылда мәчет салынган.
Фото: © «Татар-информ», Рәмис Латыйпов