Новости по-русски

Ташландык мәчеләр приютыннан репортаж: «60тан артык мәченең һәрберсен исеме белән беләм»

60тан артык мәчене тоту приютка 150-200 меңгә төшә

Хуҗасыз хайваннарны дәвалау һәм тернәкләндерү буенча башкарылган проектларның күбесе волонтерлар һәм республиканың битараф булмаган халкы көче белән тормышка ашырыла. Ташландык мәчеләр приютына нигез салучы Евгения Кикило да барлык чыгымнарның шәхси акчалары һәм социаль челтәрләрдәге язылучыларның иганәләре («донат» дип әйтәләр инде хәзер) ярдәмендә каплануын әйтте.

«Приютта урамда мөстәкыйль рәвештә яши алмаган, җәрәхәтләре һәм төрле авырулары булган 60-70 песи бар. Әгәр дә клиникага ашыгыч рәвештә барырга туры килмәсә, 1 айга чыгымнар күләме 150-200 меңгә җитә. Бу бәягә түбәндәгеләр керә: даими рәвештә эшләүче 3 хезмәткәргә хезмәт хакы түләү – 75 мең, коммуналь хезмәтләр өчен – 10 мең, азык өчен – 30 мең, бу акча шулай ук медикаментлар алу, вакцинация, паразитлардан планлы эшкәртү үткәрү өчен дә тотыла», – ди Евгения.

Приюттагы күпчелек мәчеләрнең умыртка сөяге җәрәхәтләре, хроник һәм онкологик авырулары бар

Приютка төрле хәлдәге мәчеләрне кабул итәләр, ләкин күпчелек очракта умыртка сөяге җәрәхәтләре һәм хроник, онкологик авырулары булган, карт мәчеләргә өстенлек бирәләр. Әмма хәзерге вакытта приютта урыннар тулы булу сәбәпле, яңа мәчеләрне бик сирәк кабул итәләр. Приютта хезмәт куючы кызларның өстәмә тырышлыгы белән, хайванны урнаштыру буенча башка вариантлар булмаган очракта гына алалар. Шулай ук мәчеләрне хуҗаларыннан да алмыйлар, бары тик хуҗалары булмаган, сукбай мәчеләр генә кабул ителә.

  • Казанда урнашкан йортсыз мәчеләр приютыннан фоторепортаж

«Яңа мәчеләр бездә бик сирәк барлыкка килә. Гадәттә безгә алар турында хәбәр итәләр, ләкин без барысын да алмыйбыз, чөнки бездә урын һәм эшче көчләр чикле. Элек без аларны хайваннарны яклау төркемнәреннән табып ала идек, анысы да ярдәм итү мөмкинлеге барлыкка килгәндә. Әмма хәзер без алай эшли алмыйбыз, чөнки үз лимитыбызга җиттек», – дип аңлатты Евгения.

Мәчеләрне карауга 9 сәгатьтән артык вакыт китә

60-70 мәчене карауга көненә 9 сәгатьтән артык вакыт китә, ди Евгения. Приютта 2 бүлек бар: беренчесендә – зур җәрәхәтләре булмаган һәм сәламәтрәк мәчеләр тора, икенчесендә – «спинальниклар». «Спинальник» – умыртка сөяге белән проблемалары булган инвалид дияргә була. Нерв импульсларының үткәрүчәнлеге бозылу аркасында, «спинальникларның» аякларында паралич барлыкка килергә мөмкин.

Хезмәткәрләрнең эш көне мәчеләрне ашатудан башлана, аннан соң мөстәкыйль рәвештә йомышын йомышлый алмаган «спинальниклар»ның сидек куыкларын кул белән кысып бушаталар, шулай ук төрле медицина процедуралары: дарулар бирү, уколлар ясау, кайсындыр капельницага кую эшләрен башкаралар.

«Безгә хезмәткәрләр җитми, волонтер буларак түгел, ә даими нигездә эшли алырлык тагын 1 кеше кирәк. Чөнки приютта көненә 1 кеше генә эшли: ул ашату, җыештыру, даруларны бирү, килүче кешеләрне каршы алу эшен үзе генә башкара. Ярдәмгә тагын 1 кеше кирәк», – ди приютның җитәкчесе.

Евгения, куллар җитми, дисә дә, приютта бик чиста, мәчеләрнең тора торган урыннары каралган һәм барлык кирәк-яраклары бар. Әлбәттә, приютта билгеле бер ис ишектән керүгә үк сизелә, ләкин 60тан артык мәче яшәгән җирдә башкача булырга да мөмкин түгел.

«Без экскурсияләр үткәрмибез, безгә бары тик хайваннарга ярдәм итү максатыннан гына килергә була»

Приютта экскурсияләр үткәрелми, мәчеләрне карау һәм алар белән уйнау өчен генә приютка килеп булмый. Әмма приютка хайваннарга ярдәм итү максатыннан һәм волонтер буларак килергә була, башка максатлар җитәкчеләр тарафыннан хупланмый. Ләкин килер алдыннан Евгениягә хәбәр бирергә һәм адресны белешергә кирәк, чөнки приютның адресы ачык кулланылышта юк. (Приютның исеме буенча телеграмдагы каналны табып, Евгения белән элемтәгә керергә була. – «Интертат» иск.)

«Бу – аларның шәхси торагы. Кешеләр чакырылмаган кунакларны яратмаган кебек, алар да үзләренең тынычлыкларын бозуларын теләмиләрдер», – дип аңлатты адресның яшерелүен Евгения Кикило.

Мәчене приюттан бушлай алырга була, әмма билгеле бер тәлапләрне үтәгәннән соң гына

Приюттагы мәчеләргә ниндидер ярдәм күрсәтергә генә түгел, ә аларны алырга да ярый. Бу – тулысынча бушлай, ләкин башта әңгәмә узарга һәм билгеле бер таләпләрне үтәргә кирәк була. Шулай ук мәчеләрне алучылар ниндидер сәбәпләр аркасында мәчене кирәксенми башлыйлар икән, алар мәчене киредән үз приютына кайтарырга тиеш булалар.

«Приюттагы һәрбер мәчене дә исеме белән беләм»

«Мин приюттагы һәрбер мәчене дә исеме белән беләм. Әлбәттә, кайбер яңа хуҗаларга урнаштырылган мәчеләр онытылдыю Әмма берсен мин беркайчан да онытмаячакмын. Аның белән приютның исеме дә бәйле, ул – «Люся» исемле мәче иде. Без аны берничә тапкыр «кулга» урнаштырдык, ләкин аны һәрвакыт бөтенләй сәер сәбәпләр аркасында кире кайтардылар. Мәче бик газапланды, ләкин аңа уенчыкка караган кебек кенә карадылар. Нәтиҗәдә, без аны Швейцариядә яшәүче кызга бирдек, тик, озак та үтмәде, мәче йөрәге туктап үлде. Аның йөрәге 2 тапкыр туктады: беренче тапкыр без аны коткарып кала алдык, әмма икенче очракны аның организмы күтәрә алмады. Эш шунда ки, ул бик тә кешеләрне ярата һәм аңа гаилә кирәк иде, ләкин «гаиләмне таптым» дигәндә генә – шундый бәхетсезлек килеп чыкты. Бу вакыйгадан соң без приютны аның хөрмәтенә атарга булдык», – дип сөйләде Евгения.

«Приют ачу – минем балачак хыялым»

Приют ачу кайчандыр Евгениянең балачак хыялы булган булса, хәзер, балачак хыялына тугры калу сәбәпле, 60тан артык мәченең йорты бар. Ул приютны ачу җиңел булмады һәм төрле авырлыклар: мәчеләрнең үлеме, эвтаназия (Дәвалап булмый торган авыру хайванны, аның газапларын җиңеләйтү максатыннан, аңлы рәвештә үтерү – «Интертат» иск.), кешеләрнең хайваннарга карата җавапсыз мөнәсәбәте, аларны авыр хәлдә ташлап калдырулары белән очрашырга туры килде, ди. Ул приютның тарихын да сөйләде.

«Кайчандыр без Наталья Андреевна исемле апа белән таныштык, аның 60ка якын мәчесе бар иде. Аның белән уртак тел тапкач, без аңа ярдәм итәргә булдык: волонтерлар белән җыелып, арендага гараж алдык һәм шунда мәчеләрне урнаштыра башладык. Анда җылылык та, су да юк, гаражда даими рәвештә җылыткыч куеп тору да куркыныч иде, шуңа күрә без торак арендалау идеясенә килдек. Наталья Андреевна онкология белән авырый иде һәм, үләр алдыннан, ул мирасын 2 волонтерга: миңа һәм тагын бер кызга калдырды. Ул кыз хәзер, кызганычка, хайваннарны яклау белән шөгыльләнми, ә мин исә үз өлешемә, башка кыз белән кушылып, хәзерге вакытта мәчеләр тора торган торакны алдым», – дип аңлатты Евгения.

«Мәчеләр дә тере җан ияләре, ә уенчык түгелләр»

Мәчеләргә һәм, гомумән, хайваннарга булган мәхәббәтен, аларның хокукларын якларга тырышуын Евгения аларның да кешеләрнеке кебек хисләре булуы һәм алар кайчакта яратуга күпкә мохтаҗрак булулары белән аңлата.

«Мәчеләргә җаваплылык белән карарга һәм аларның гомере чикле булуын, аларга да игътибар, азык, җылы урын кирәк булуын аңларга кирәк, чөнки алар да тере җан ияләре, ә уенчык түгелләр», – ди ул.

Читайте на 123ru.net